11 февраль көнне Әр-Риядта Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә король Фейсал исемендәге Халыкара премия тапшырылды. Минтимер Шәймиев аның акчасын – 200 мең доллар – хәйрия максатларына юнәлтергә ниятли.
Владимир Путин алдында лауреатка бүләкне Согуд Гарәбстаны короле Абдалла ибн Абдел-Азиз тапшырды. Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә 2007 ел өчен (хиҗрә буенча 1427 ел) король Фейсал исемендәге дәрәҗәле Халыкара премияне тапшыру турындагы карар 13 гыйнварда Әр-Риядта игълан ителгән иде. Принц Солтан ибн Абдел-Азиз, варис принц – Согуд Гарәбстаны корольлеге Министрлар Советы рәисе урынбасары рәислегендәге король Фейсал исемендәге Хәйрия фондының бүләкләү комиссиясе ТР Президентының толерантлык идеяләрен раслауга, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасының рухи яңарышы һәм дәүләтчелеген ныгытуга, милли һәм дини яңарышка керткән зур өлешен билгеләп үтте.
Согуд Гарәбстанында 1975 елга кадәр идарә иткән король Фейсал исемендәге Фонд элегрәк премияне Россия галимнәре Жорес Алферов һәм Юрий Манинга тапшырган иде, дип хәбәр итә “ИТАР-ТАСС”. Әлеге премия ислам дөньясының Нобель премиясе санала, ул ислам дөньясы һәм, гомумән, кешелек файдасына булган зур казанышлар өчен күренекле сәясәтчеләр, җәмәгать эшлеклеләре, фән һәм әдәбият вәкилләренә бирелә.
“Премиянең зур өлеше Россия Ислам университетына ярдәмгә тотылачак, - дип билгеләп үтте журналистлар белән әңгәмә вакытында Минтимер Шәймиев. – Мәскәүнең Җәмигъ мәчете төзелешенә дә өлеш кертәсем килә”. Республика башлыгы бу елның Татарстанда Хәйрия елы дип игълан ителүен искәртте. “Без бу ел турында уйлаганда, Америкада 50 миллионга якын кешенең ярдәм күрсәтүенә игътибар иттем, без алардан ким түгел”, - дип ассызыклады ул.
ТР Президенты үзе өчен премия алуның көтелмәгән хәл булуын белдерде. “Күрәсең, гарәп дөньясында безнең илдә барган вакыйгаларны күзәтеп баралар. Кичә тантанада, миңа премияне тапшырганда да, Татарстанда исламның, шул ук вакытта православие яңарышы – ике дин арасында татулыкның тәэмин ителүе хакында билгеләп үттеләр. Бу безне бик сөендерә”, - дип ассызыклады Татарстан Президенты.
“Бу очракта премиянең миңа тапшырылуы – бөтен Россиягә хөрмәт билгесе. Илебездә дин тоту өчен конституцион хокуклардан файдалану өчен шартлар тудырылган, бөтен диннәр яңарыш кичерә. Моңа гарәп дөньясының игътибар бирүе яхшы билге”, - дип белдерде Татарстан лидеры, дип хәбәр итә “Новости” РМА.