Минтимер Шәймиев махсус дәүләт стипендиатлары белән очрашты

2007 елның 25 гыйнвары, пәнҗешәмбе

25 гыйнвар көнне Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, Россия студентчылыгы көне уңаеннан, ТР махсус дәүләт стипендиатлары белән очрашты.

Очрашуда шулай ук ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Борис Павлов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов , ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, ТР Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазгаров, югары уку йортлары ректорлары, махсус урта уку йортлары директорлары һәм башкалар катнашты.


Минтимер Шәймиев очрашу башында, иң элек бүгенге истәлекле датаны Казан Кремлендә билгеләп узуның күркәм гадәткә әверелгәнен һәм Россия студенчылыгы көненең (Татьяна көне) РФ Президенты Указы белән 2005 елның 25 гыйнварында бәйрәмнәр сафына өстәлгәнен искәртеп узды. Әлеге истәлекле көннең тарихына килгәндә, аның чишмә башы 1755 елның 12 нче (яңа стиль белән 25 гыйнвар) гыйнварына барып тоташа. Ул көнне Россия императрицасы Елизавета Петровна Мәскәүдә беренче ватан университетын төзү турында Указга кул куя. Мәскәү университетын гамәлгә кую турындагы Указ имзалангач, Рус Православие Чиркәве безнең эраның III гасырында яшәгән Изге газап чигүче Татиананың хәтер көнен традицион рәвештә билгеләп уза башлый.

Президент әйтүенчә, бүгенге очрашу бәйрәм белән тәбрикләү максатын гына түгел, ә студент тормышына кагылышлы төрле мәсьәләләр буенча фикер алышулар, киңәш-тәкъдимнәр белән үрелеп баручы җанлы аралашу буларак та игътибарга лаек. "Мәгариф системасының яңару процессы бара. Аның илдә гамәлгә ашырылучы өстенлекле милли проектлар рәтендә булуы да, фән һәм мәгарифкә төпле игътибарны дәлилли. "Мәгариф" проекты башкаларыннан аермалы буларак, шактый четерекле, минем уйлавымча, аның ихтыяҗы барлык вакытларда да мөһим булды. Шуңа күрә мәгариф системасын никадәр үзгәртә алуыбызга һәм вуздан соңгы гыйлем эстәүне ни дәрәҗәдә камилләштерүгә бәйле рәвештә, безнең урыныбыз да дөньякүләм аренада төплерәк булачак", – ди Илбашы.

Минтимер Шәймиев Татарстанны танытуда үзләрен фәнгә багышлаган яшьләргә якты өметләрен баглап: "Сез алга китештә кодрәтегезне күрсәтергә тиешсез", – диде. Аның сүзләренә караганда, җитештерелгән продукциянең күләме генә түгел, кеше акылы һәм җитди белемнәрнең дә эшкә җигелүе зур әһәмияткә ия, нәтиҗәдә, кеше кыйммәтлерәк була бара. "Фән һәм мәгариф өлкәсендә уңышлары белән абруй казанган һәм заман таләпләренә җавап бирерлек яшьләрнең булуы безне бик сөендерә", - дип, ул шундый сәләтле балаларны бүләк иткән югары уку йортлары җитәкчелегенә дә рәхмәтен җиткерде һәм барлык студентларны бәйрәмнәре белән котлады.

Минтимер Шәймиев билгеләп узуынча, республикада бүген 285 меңлек студентлар гаскәре бар. Аларның 67 меңнән артыгы дәүләтнеке булмаган вузларда белем алса, 60 меңе махсус урта белем бирү учреждениеләрендә исәпләнә.

2006 ел нәтиҗәләре буенча, махсус стипендиягә Татарстанның 75 студенты лаек дип табылган. Алар арасында 20 аспирант, 45 югары уку йорты студенты һәм хәрби училище курсанты, 10 махсус урта белем бирү учреждениесе студенты. Һәр стипендиатка бүген очрашу алдыннан узган теркәү барышында стипендияләр һәм аларның шаһәдәтнамәсе тапшырылды. Аспирантлар - 13,5 мең сум (2006 елда – 9 мең сум), вуз студентлары һәм хәрби училище курсантлары – 11,7 мең сум (б(2006 елда – 3,6 мең сум белән бүләкләнде. Стипендиатларның 61 е – 18 аспирант, 38 вуз студенты, хәрби училище курсанты һәм 5 ссуз студенты Казанда укый, калганнары Алабуга, Әлмәт, Буа, Түбән Кама һәм Чистай шәһәрләре данын яклаган. 68 стипендиат дәүләт уку йортларында белем ала.

"Докторантлар сафы киңәюе, яшь галимнәрнең артуы, прогресс процессының үсешен күрсәтә, дөньяви фән җиһанының катлаулана баруын исәпкә алганда, шушы океанда үз урыныңны таба алу – ихтирам билгесе", - дип, республика җитәкчесе шәхеснең формалашуы өчен мөмкинекләрнең арта баруына ишарәләде. Өстәвенә, ул шәхеснең үз-үзен танытуда, дәүләт идарәсенә йогынты ясавына да басым ясады. "Без уңышка дучар ителгән, әмма өлгерешлелек күрсәткечләре тагын да үссен иде. Зиһенле студентлар күбәйгән очракта, тагын да зуррак залларда очрашу – хәл итлемәслек мәсьәлә буламаячак, андыйлар бездә җитәрлек", - ди ул.

Россия студентчылыгы көне Татьяна көне буларак та бәйрәм ителә, әмма шунысы кызыклы – бүген тәбрикләнгән студентлар арасында бер генә Татьяна да юк иде. Минтимер Шәймиев моны да игътибарсыз калдырмады. Һәм киләчәктә стипендиат студентлар арасында бер генә булса да Татьяна пәйда булсын дигән ярымшаяру фәрманын да бирде.

Президентның чыгышыннан соң, сүзне Казан дәүләт университетының санау математикасы һәм кибернетика факультетында быел аспирантураны тәмамлаучы Артем Крамин алды. Аның фәнни өлкәсендәге тикшеренүләре хайваннарның зоотехник учетында мәгълүмати технологияләр һәм гамәли математика ысулларын куллануга бәйле. Ул шулай ук "Татарстан Республикасының 50 иң яхшы инновация идеясе" конкурсы призеры да. Артем йорт куяннарын үрчетү белән дә мавыга. Президент аның бу шөгылен хуплап: "Куян үрчетү кәгазьдә генә ансат күк, моны гамәлдә тикшереп карау шактый четерекле. Куяннарның тиз үрчүенә ирешү - уңышларның югары ноктасы. Куян ите – диетик азык, шушы итне әзерләү – нечкә эш, әлеге продуктка ихтыяҗ да көчле. Мине яшьләрнең шушы тармакка алынуы уңай тетрәндерде", – ди ул. Илбашы әлеге темага фикер алышуны берникадәр реклама сыйфатында булуын да яшермәде. Артем бүгенге форсаттан файдаланып, Минтимер Шәймиевкә шактый кыю тәкъдим белән дә чыгарга батырчылык итте. Аспирант әйтүенчә, 2012 елда бөтен дөньядан йорт куяннары үрчетү белән мәшгуль булган тикшеренүчеләрне Казанга җыю нияте бар. Ул шушы тармакка керүче 5 меңләп кешенең килүе фаразлануын белдерде.

Казан социаль-юридик институтының социаль белем бирү академиясе студенты Эмиль Гобәйдуллин чыгышында, үзен "Без..." яшьләр иҗтимагый оешмасы тарафдары буларак яктыртты. Ул Казанның 2011 елгы Универсиаданың башкаласы була алмагынына үкенечен белдереп, бу җиңүнең, һичшиксез, 2013 елгы Универсиадага дәгъва кылганда киләчәгенә ышанычы белән уртаклашты. Моны студент "Без булдырабыз" шигаре белән җөпләде. Эмиль агымдагы елда игълан ителгән Хәйрия елы уңаеннан да изгелек эшләү хакына студентларның үзләрен кызганмавын ассызыклады. Моңа мисал булып, донор сыйфатында кан бирү гамәле санала.

Президент студентны дәртләндерү йөзеннән, мәрхәмәтлелек күрсәтүнең быел төп бурыч булып торуын шәрехләде. Әйтергә кирәк, Татарстан башлыгында социаль проектларны гамәлгә ашыруны күздә тоткан социаль технопарклар булдыру идеясе дә кызыксыну уятты. Ә моның студентлар тарафыннан тәкъдим ителүе тагын да куанычлы. Минтимер Шәймиев белдерүенчә, игелек эшләргә теләүчеләрнең һәммәсенең дә моны нинди юл белән тормышка ашыруны белеп бетермәве дә ихтимал. Эмильнең чыгышыннан соң, Илбашы сәяси процессларга битараф булмаган "Без..." хәрәкәтенә рәхмәтен җиткерде.

Казан медик-фармацевтик училище студенты Валентина Баранцева, чыгышында махсус урта уку йортлар вәкилләрен Татарстан студентлар лигасы составына кертү зарурлыгын билгеләп узды. Аның бу үтенечен лига президенты Марат Бохараев апрель аенда узачак конгресс карары белән канәгатьләндерергә вәгъдә бирде. Әмма ссуз студентчылыгы да үзен күрсәтүдә зуррак адымнар ясарга тиешлеге шарты да куелды.

Очрашуда шулай ук Алабуга дәүләт педагогика университетының филология факультеты студенткасы Гүзәл Хисамова, Казан югары хәрби команда училищесы студенты Артур Гыйбадуллин һәм икътисад, идарә һәм хокук институты студенты Александр Карпов һәм ТР Президенты каршындагы дәүләт хезмәте институты студенты Виталий Мишин чыгыш ясады. Чыгышларда студентларның чит илләрдә белемнәрен баету мөмкинлеге, аларны дәүләт структураларында эшкә җигү мөмкинлеге хакында да фикерләр яңгырады. Минтимер Шәймиев моңа җавап итеп, һәр министрлыкның ел дәвамында берәр студентны булса да сынап карарга дигән әмерен бирде.

ТР Студентлар лигасы президенты Марат Бохараев тәбрикләү теләкләреннән соң, Президентка, барлык студентчылык исеменнән, зачет кенәгәсе бүләк итте. Татарстанда газлаштыру процессы, тузган торак программасының уңышлы тормышка ашырылуы, яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү юнәлешендә, Илбашының бары тик "бишле" билгеләренә генә лаек булуы – барысы да кенәгәгә төшерелгән. Минтимер Шәймиевка алдагы имтиханнарны да уңышлы тапшыру теләкләре яңгырады.

Очрашу күтәренке рухта, нәтиҗәле сөйләшүләр белән узды. Хакимият яшьләрнең әһәмиятен аңлап эш итә. Бүгенге чарага Республика башлыгы әнә шундый сүзләре белән нокта куйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International