13 февральдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Президенты Владимир Путин җитәкчелегендә Россия рәсми делегациясе составында Иорданиядә булды.
РФ Президентының Иорданиягә визиты барышында югары дәрәҗәдә Россия-Иордания сөйләшүләре узды, аның алдыннан исә тантаналы очрашу булды. Король сарае Басман янында король гвардиясенең мактаулы каравылы тезелгән иде. Хәрби оркестр ике илнең гимннарын уйнады. Владимир Путин һәм Иордания Короле Абдалла II әүвәл бергә-бер аралашты, аннары аларга делегация әгъзалары кушылды. Очрашуда Якын Көнчыгыштагы вәзгыять, шулай ук Россия-Иордания мөнәсәбәтләренең актуаль мәсьәләләре каралды.
Сөйләшүләр нәтиҗәләре буенча Россия Президенты һәм Иордания Короле ике ил арасында татулыкны һәм хезмәттәшлекне тирәнәйтү турында уртак гариза кабул итте. Дәүләт башлыклары алдында сәүдә-икътисади өлкәдә хезмәттәшлек турында килешүләр имзаланды.
13 февральдә Россия делегациясенең Якын Көнчыгыш турнесы төгәлләнде. Шул ук көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казанга кайтты.