Минтимер Шәймиев "Сименс" компаниясе вәкилләре белән очрашты

2007 елның 14 феврале, чәршәмбе

14 февральдә Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев "Сименс" компаниясе вәкилләре белән очрашты. Аерым алганда, "Сименс" җаваплылыгы чикләнгән оешманың Россиядәге президенты -"Siemens AG" компаниясенең вице президенты Дитрих Меллер белән сөйләшү узды.

Очрашуда “Сименс” компаниясе ягыннан – Россиядә “Сименс” президенты, “Сименс АГ” вице-президенты Дитрих Меллер, вице-президенты, “Сименс” ҖЧҖ “Техника автоматизации и приводы” департаменты директоры Андреас Калиш, концернның департамент һәм бүлек вәкилләре; Татарстан ягыннан – ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры хафиз Салихов, ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – ТР Президентының Тышкы багланышлар департаменты директоры Тимур Акулов һәм башка рәсми затлар катнашты.

Предприятиенең республикабыз белән хезмәттәшлеге узган гасырның 30нчы елларында башланган. Казанның беренче ТЭЦларына компаниянең энергетик җиһазлары куелган. 90нчы елларда республиканың компания белән хезмәттәшлегендә яңа этап башланган. ТР Министрлар Кабинеты карары нигезендә, республиканың министрлык һәм оешмалары вәкилләре кертелгән ике яклы эшче төркемнең составы расланган. Бүгенге көндә төркем “Сименс” белән берлектә энергетика хуҗалыгын, медицина учреждениеләрен, предприятиеләрнең автоматлаштыру җиһазларын модернизацияләү, юнәлешендә, шулай ук телекоммуникацияләр һәм мәгълүмат технологияләре өлкәсендә эш алып бара. Быелның гыйнварыннан Татарстанда “Сименс”ның медицина җиһазларына хезмәт күрсәтү үзәге эшли.

Очрашуны ачып, Татарстан Президенты билгеләп үткәнчә, берничә ел элек республиканың икътисади үсеш өстенлеге итеп, нефть табу күләмнәрен арттырудан тыш, нефть химиясе һәм машина төзелеше билгеләнгән иде. “Без бу алымнарның дөреслеген бүген үк тоя башладык”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, 2006 елда ТРда сәнәгый җитештерү күләме үсеше 7,1 процент тәшкил иткән, быел исә 7,5 процентка ирешү ниятләнә.

Татарстан Президенты “Сименс” вәкилләренә күп еллык хезмәттәшлек өчен рәхмәт белдерде һәм ул аны бүгенге көндә, компаниянең мөмкинлекләрен һәм абруен исәпкә алып, җитәрлек түгел дип саный. “Вакыт үзе генерация куәтләрен яңарту, төзекләндерү, нефть химиясе һәм башка тармакларны үстерү зарурлыгын таләп итә”, - дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. Аның фикеренчә, алман партнерлары өстенлекле илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга бәйле өлкәләрдә дә эшли алыр иде. “Без сезнең мөмкинлекләрне Татарстанның сәнәгый сәясәтендә тиешенчә кулланмыйбыз дип саныйм, гәрчә “КАМАЗ”, “Казаноргсинтеөз”, “Түбән Кама Нефтехим”, “ТАИФ” кебек компанияләрдә эшчәнлегегез җәелдерелгән булса да”, - дип билгеләп үтте республика башлыгы.

Очрашу тәмамлануга Минтимер Шәймиев белән Россиядә “”Сименс” президенты Дитрих Меллер һәм ТРның беренче вице-премьеры – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов Татарстан журналистлары белән аралашты.

Дитрих Меллер билгеләп үткәнчә, очрашу барышында ул Татарстан Президентын Согуд Гарәбстанында король Фейсал исемендәге премия белән бүләкләнүе уңаеннан котлаган. Алман концернының республикабыз белән хезмәттәшлеге турында сөйләгәндә, ул “Сименс”ның Татарстанны перспектив партнер буларак каравын ассызыклады. “Сименс” – инфраструктур компания, ягъни инфраструктура өчен продуктлар һәм хезмәтләр күрсәтә, - дип билгеләп үтте ул. – Россиянең, шул исәптән Татарстанның да үсеш темплары югары булуы сәбәпле, биредә сату базары өчен генә түгел, локаль производство өчен, әйтик “Алабуга” махсус икътисади зонасында, зур потенциал бар”. Россиядә “Сименс” президенты шулай ук концернның җирле сәнәгатькә омтылу уңаеннан, очрашуда проектлау һәм IT-технологияләр өлкәсендә эшләүче инжиниринг компанияләрен төзү мөмкинлеге дә каралды, дип өстәде. Дитрих Меллер ассызыклаганча, Татарстан территориясендә җирле производство төзү республикага гына түгел, ким дигәндә Россиягә, ә бәлки БДБ илләренә дә йөз тотарга тиеш.

Аның сүзләренә караганда, бүген конкрет проектлар арасында Казанда ТЭЦ-3 төзү мәсьәләсе карала. Моннан тыш, яңа югары нәтиҗәле газ турбиналарын кую планлаштырыла. “Энергия җитештерү өлкәсендә башка проектлар да бар. Тагын бер юнәлеш – энергия тапшыру һәм бүлү, бу ярдәмче станцияләргә, бүлү челтәрләре өчен детальләргә, диагностика һәм челтәрләр белән идарә итү системаларына кагыла. Бик перспектив эшләр дип саныйм, әмма конкрет предприятиеләр турында сөйләргә иртәрәк әле”, - диде Д.Меллер.

Борис Павлов билгеләп үткәнчә, бүген “Сименс” компаниясе продукциясе ТР икътисадының төрле тармакларында кулланыла. “Әмма, барыннан да элек, без генерация, ягъни электр һәм җылылык куәтләрен модернизацияләү буенча уртак проектларда файдалы хезмәттәшлек перспективасына ия. Газга бәяләр арта, шуңа күрә безгә энергия саклаучы технологияләр кирәк, – дип ассызыклады ул. – Яңа юнәлешләр төзү бик мөһим. Бу мәгълүмат технологияләре өлкәсендә уртак эшләрне үстерү белән бәйле. Моннан тыш, Татарстанда Төбәкара клиник-диагностика үзәге базасында нанотехнологияләр белән бәйле, федераль дәрәҗәдәге медицина үзәге төзү турында тәкъдим булган. Б.Павлов шулай ук “Алабуга” МИЗ инвесторлары алган өстенлекләр, логистика һәм базар үзе һәр компания, шул исәптән “Сименс” өчен дә кызыклы”, дип белдерде.

Төбәкара клиник-диагностика үзәге белән хезмәттәшлек турында сөйләгәндә, Д.Меллер “Сименс”ның Татарстанның төрле клиникаларына, шул исәптән әлеге үзәккә дә югары технологияле җиһазлар җибәрүен белдерде. “Кичә без әлеге үзәктә булганда, позитрон-эмиссия томографиясе ысулын кертү буенча тәкъдимнәрне карадык. Россиядә әлегә мондый технологияләре булган үзәк юк, - дип ассызыклады ул. – Без Төбәкара клиник-диагностика үзәгендә шундый эшне оештыра алырлык квалифкацияле табиблар эшләвенә инандык. Бу Россия өчен уникаль медицина үзәге төзү мөмкинлеге дип саныйм”.

Борис Павлов сүзләренчә, бүгенге очрашуның төп нәтиҗәсе – алман концерны белән нәтиҗәле хезмәттәшлекнең Татарстан Президенты тарафыннан теләктәшлек алуы. “Бу якын киләчәктә конкрет нәтиҗәләргә китерер дип уйлыйм”, - дип ассызыклады ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International