Минтимер Шәймиев: “Гарәп дөньясы илләре белән тыгыз элемтәләр урнаштыру чорына аяк бастык”

2007 елның 15 феврале, пәнҗешәмбе

14 февральдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә журналистларга РФ Президенты Владимир Путинның Якын Көнчыгыш илләренә кылган эшлекле сәфәренең нәтиҗәләре хакында бәян итте. Мәгълүм булганча, республика Президенты Россия рәсми делегациясе әгъзасы сыйфатында, әлеге вакыйганың шаһиты булды.

“Россия Президентының Гарәп ярымутравына беренче рәсми визиты, гарәп дөньясы белән безнең илнең хезмәттәшлеге тарихында яңа бер битен ачты”, - ди Минтимер Шәймиев. “Гарәп илләре Россиядә берничә конфессияләрнең дустанә мөнәсәбәтә яшәвенә уңай караш белдерә. Әмма төрле мәдәният һәм цивилизацияләрнең диалогына ирешү – гади процесс түгел, нәкъ менә шуңа күрә дә Якын Көнчыгыш илләре, Россия сәясәтенең ислам динен торгызуда һәм башка диннәр үсешенә керткән өлешендә тотрыклылыгына соклануын белдерде”, - ди Илбашы.

Билгеле булганча, Минтимер Шәймиев “Россия – ислам дөньясы” стратегик күзаллау эшче төркеме эшчәнлегендә катнаша. Бүген ул шушы төркемгә Катар дәүләте вәкиленең дә керәчәге хакында хәбәр итте. Бу хакта Россия делегациясенең Катарга сәфәре барышында килешенгән.

“Якын Көнчыгыш илләре безнең республикадан яхшы хәбәрдан, алар дин мәсьәләсендә генә түгел, мәдәният өлкәсендә дә Татарстан белән хезмәттәшлекне ныгытуны яклый. Быел Сабантуй милли бәйрәме мәйданнарында гарәп бию төркемнәре чыгышларын күрсәгез, гаҗәпләнмәссез”, – дип тә шаярды Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, Согуд Гарәбстанында, күренекле татар мәгърифәтчесе, тарихчы Шиһабетдин Мәрҗани хезмәтләренең гарәп телендә берничә томы да дөнья күрәчәк. Ә көзен исә, ислам тарихы музее ачылачагы көтелә.

“Тулаем алганда, Россия рәсми делегациясенең Гарәп ярымутравы илләренә сәфәре уңай тәэсирләр калдырды, күтәренке рухта узды. Гарәп дөньясы белән тыгыз элемтәләрдә тору чорына аяк басар вакыт килеп җитте”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев.

Республика җитәкчесе әйтүенчә, Король Фейсал исемендәге премия Хәйриячелек максатларына тотылачак. “Мин Россия ислам университетына, уку йортларына, мәчетләр төзелешенә ярдәм итәргә ниятлим. Башка конфессияләр дә мәхрүм калмаячак, аларга ярдәм итү рәвеше турында уйланачакмын”, - дип вәгъдә бирде Илбашы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International