14 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Сәнәгать буенча федераль агентлык җитәкчесе Борис Алешин белән очрашты.

Очрашуда ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары – икътисад һәм сәнәгать министры Борис Павлов, ТР Президенты каршындагы икътисад мәсьәләләре буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, ТР Министрлар Кабинеты каршындагы “ТУ-324 очкычын җитештерү белән идарә итү төркеме” дәүләт учреждениесе директоры Назир Киреев, “С. П. Горбунов исемендәге КАПО” учреждениесе генераль директоры Наил Хәйруллин, РФ Президенты эшләре белән идарәнең матди-техник һәм транспорт тәэмин ителеше Баш Идарәсе башлыгы Игорь Яременко, “Туполев” ААҖ президенты – генераль конструктор Игорь Шевчук һәм Сәнәгать буенча федераль агентлыкның сугыш кирәк-яраклары һәм махсус химия сәнәгате идарәсе башлыгы Юрий Михайлов катнашты.
Очрашуда Минтимер Шәймиевнең игътибарны юнәлткән төп мәсьәләренең берсе булып, очкычлар җитештерүгә салкын караш яшәп килүе булды. Аның фикеренчә, очкычлар җитештерүчәнлеге буенча конкурентлыкка сәләтле республикага әвереләсе иде. “Бүгенге көндә бу җитешсезлекне төзәтү өчен юллар ачылган икән, яңа мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмаска кирәк”, - ди Президент.
Журналистларга биргән интервьюсында, Борис Алешин да гражданлык авитөзелешенең проблемалары булуын яшермәде, әмма билгеләнгән вакытка бу мәсьәләләрнең уңай якка хәл ителәчәгенә өметен баглады.
Очрашуда күтәрелгән мәсьәләләрнең тагын берсе – яңа дары заводы төзелеше. Борис Алешин әйтүенчә, яңа технологияләр нигезендә сафка басачак дары заводы Менделеевскида урнашачак.