15 февральдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә “Татарстанда һөнәри белем системасы үсеше турындагы” мәсьәлә буенча ТР Иминлек Советы утырышын уздырды.
Утырышта ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, РФ Федераль Җыелышы Советы әгъзалары, РФ Дәүләт Думасы депутатлары, федераль хакимият органнары вәкилләре, Татарстан прокуроры Кафил Әмиров, ТР Президент Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советы хезмәткәрләре, министрлык һәм ведомство, предприятие, оешма, уку йортлары җитәкчеләре, муниципаль район һәм шәһәр башлыклары һәм башкалар катнашты.
Татарстанда һөнәри белем системасы нечкәлекләре, җитешсезлекләре, алдагы бурыч-максатлар турында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов бәян итте.
“Базар шартларында икътисад, инновация үсеше, көндәшлеккә сәләтле булуга омтылу безнең республикада һөнәри белем бирү системасына хас булган проблемалардан арынуны йөкли”, - дип башлап җибәрде Илбашы утырышны. Аның фикеренчә, һөнәри белем системасының үсеше аны үзгәртеп коруга кайтып кала. “Кеше капиталы һәрвакыт хәлиткеч роль уйнап килде, хәзер исә артта калу сизелә. Тиешле квалификациягә ия булган эшче кадрлардан, лаеклы хезмәт хакы түләнүче эшче урыннардан башлап, хәлнең башка төстә борылыш алуы мөһим. Эшче кадрлар үзләрен “вакытлы” хезмәткәрләр яки булдыксызлар итеп тоярга тиеш түгел”, - ди Минтимер Шәймиев. “Һөнәри белем сыйфатын камилләштерү максаты белән, кабул ителәчәк гамәлләр планын уңышлы гына тормышка ашыру зарур. Технологияләр, инвестицияләр булачак, гомумән, барлык шартлар да тудырылган, димәк, һөнәри белем системасы сыйфаты да шуңа тәңгәл булырга тиеш. Уйдагы гамәлләрне бердәм максатка буйсындыру мәслихәт”, - дип ассызыклады Президент.
“Без зиһенле, белемле, үз эшебезне башкара белүче халык булып яшәргә тиешбез. Бурычлар җитди, комплекслы, бу юнәлештә адым артыннан адым ясап, әкренләп алга хәрәкәт итәчәкбез. Проблемага салкын караш, битарафлык гафу ителмәячәк. Кече һәм урта бизнесны колачлау формасын да табарга кирәк. Юкса икътисадның киләчәге эшче кадрларның кытлыгына төртелеп калачак. Кайбер төбәкләр инде бу проблема белән күзгә-күз очрашты”, - дип белдерде Минтимер Шәймиев. Президент әмеренннән аңлашылганча, лаеклы хезмәт урыннарын нәтиҗәле куллану өстендә дә әзерлек ысуллары табылырга тиеш.
Республика җитәкчесе әйтеп китүенчә, кышның җылы килүенә карамастан, җитештерелгән сәнәгать продукциясе күләме кимемәде, 12 процент үсеш күрсәткече шуны раслый. Әлеге сүзләре белән Президент мөмкинлекләрнең күпкырлы булуына һәм квалификацияне күтәрү бурычына ишарә ясады.
Утырыш дәвамында Минтимер Шәймиев республика югары уку йортлары базасында дөньяның әйдәп баручы уку йортларының филиалларын ачу зарурлыгы турындагы идеясе белән дә уртаклашты. Бу уңайдан ул Гарәп дөньясы илләренең берсе - Катарны мисалга китерде. “Катарлылар технопаркларга таянып эш итә, үзләрендә башка илләрнең уку йортлары филиалларын ачканнар”, - ди Илбашы.
Утырышта шулай ук докладлар белән ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, бюджет һәм салым буенча комитет рәисе урынбасары Ринат Гобәйдуллин, Яр Чаллы сәүдә-технологик институты ректоры Виктор Суворов һәм Халыкара технологияләр инкубаторы директоры, РФ Хөкүмәте каршындагы Халык хуҗалыгы академиясенең инновация-технологик бизнес факультеты деканы Владимир Зинов һәм башкалар чыгыш ясады.