Татарстан Республикасы Фәннәр Академиясенең Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты үзенең 10 еллык бәйрәмен билгеләп уза. Институт өчен тагын бер шатлыклы вакыйга – аның директоры, ТР Президентының сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшчесе Рафаил Хәкимовка 60 яшь тулды. 15 февральдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев институтта әлеге юбилейлар уңаеннан котлау сүзләре җиткерде.
Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, Татарстан Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазгаров һәм башкалар катнашты.
“Без үзебезнең башкарган эшләребез белән горурланабыз. Институтның эшче төркеме дә бер-берсенә ныклы терәк булып эшләде. Тарих институты төрле югары уку йортлары белән хезмәттәшлек итә. Мәскәү институты белән дә югары дәрәҗәдә тыгыз элемтәдә торабыз. Болгария, Алманиянең Гиссен университетлары белән дә мөнәсәбәтләр искиткеч”, - дип башлап җибәрде утырышны Рафаил Хәкимов. Директор сүзләренә караганда, Тарих институтының абруе зур. “10 ел эчендә институт галимнәре тарафыннан, бер өлеше гомумроссия һәм ауразия әһәмиятенә ия булган хезмәтләр бастырып чыгарды”, - ди җитәкче. Иң отышлы хезмәтләрнең берсе итеп, ул “Тартарика” тарихи-мәдәни атласын телгә алды. “Дөрес, безнең җитешсезлекләребез дә җитәрлек. Аларның берсе шул – без популяр әдәбият нәшер итмибез. Шулай булса да без академик мохиткә аяк бастык”, - ди ул. Рафаил Хәкимов бүгенге көндә Казанда Ауразия археологлары конференциясе узуы турында хәбәр итте. Институтның Россия тарихчылары конференциясен уздыруын ниятләве хакында да әйтеп узды. “Дәреслекләрдә нәрсәнең хакыйкатькә туры килүен һәм кайсы темаларның уйдырма булуын тикшерәчәкбез”, - ди юбиляр.
“Тарих институты коллективына чын-чынлап зур рәхмәт әйтәсе килә, чөнки сезнең эшкә бәя биреп була. Эшчәнлегегез уңышлы гына бара. Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм тарих институты составыннан аерылып чыгып, соңгы елларда мөстәкыйльлек алганнан соң, аның гайрәтен тагын да ныграк тоеп, фикер туплап эш итәсез. Татар халкы тарихы, этнографиясе, теле, җәмәгатьчелек фикере һәм исламны өйрәнүче аерым бер оешманың яшәве турындагы карар дөрес булды дип саныйм”, - Президент Минтимер Шәймиев тәбрикләү чыгышын әнә шул рәвешле ачып җибәрде. Илбашы башкалага, фикерләр, омтылышлар, нәтиҗәләр белән уртаклашырга килгән конференция кунакларына да рәхмәтен ирештерде. “Димәк үзара аңлашу, тәҗрибә алмашу теләге хакимлек итә”, - ди Президент.
Республика җитәкчесе республика тарихының мөстәкыйль рәвештә үзләштерелүенә дә канәгать булуын белдерде. “Моның өчен кайбер адымнар ясалмаган булса, бу хакта сүз кузгату да урынсыз булыр иде”, - ди Минтимер Шәймиев. “Вакытында дөнья күргән хезмәтләр тирәсендә бәхәсләр дә туа, чыгышлар пәйда була, фәнни даирә тирәсендә тел проблемалары күтәрелеп килде, әмма безнең халык тарихы турында артык “кыю” җәенке рәвештә сөйләп йөрү мөмкин түгел иде”, - ди ул. Президент ассызыклавынча, нәкъ менә институт тарихчыларының тикшеренүләренә таянып, дәүләт хакимияте органнары шәхси эшчәнлек юнәлешләрен билгели. Ул әле тарих серләренә тагын да тирәнрәк төшенү буенча җентекле эш көтелгәнен һәм бу уңайдан республика дәрәҗәсендә ярдәм күрсәтеләчәген белдерде.
Татарстан башлыгы Тарих институтында Рафаил Хәкимовтан башка директорны күзаллап булмавына да ишарәләп: “Директор сыйфатында Рафаил Хәкимов җитәкчелек иткәнгә күрә, институт коллективы турында уңай бәяләремне шактый кыю җиткерәм. Ул сәясәт мәсьәләләре буенча киңәшче буларак, институтның мөстәкыйльлегенә басым ясады”, - диде. Минтимер Шәймиев ассызыклавынча, Тарих институтына үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру өчен 10 ел җитәрлек булды. “Республика эшчәнлеген сезнең институттан башка күз алдына китерү кыен, сезгә ышаныч бик зур”, - дигән тәэсирләре белән уртаклашты Илбашы. Ул Тарих институтының үз казанында гына кайнамыйча, дөньяви күзаллауларын арттыруга җитди игътибар юнәлтүләренә дә уңай мөнәсәбәтен сиздерде.
Минтимер Шәймиев институт хезмәткәрләренең төрле юнәлешләр буенча кызыксынып эшләүләрен, аерым алганда, ислам тарихын өйрәнүгә җитди карашларына да мактау сүзләре юллады. Президент юбиляр турындагы шәхси фикерләрен дә бәян итте. “Үзенең ныклы позицияләре, төрле мәсьәләләрдән хәбәрдарлыгы ярдәмендә, ул киңәшче буларак та гел ышандыру көченә ия”, – диде ул һәм киләчәктә Хәкимовлар династиясенең дәвам ителүен теләде. Минтимер Шәймиев Рафаил Хәкимовны ТР алдындагы казанышлары өчен “Фидакарь хезмәт өчен” медале белән бүләкләде.
Юбилярны Фәрит Мөхәммәтшин дә тәбрикләде. “Рафаил Хәкимов теләсә нинди сәяси вакыйгалардан да үткенрәк булуы белән игътибарга лаек, аңа тирән фикер йөртә белү сәләте, язу таланты да хас”, - ди Парламент җитәкчесе. “Татарстан – Яңа гасыр” иҗтимагый-сәяси хәрәкәтен алга сөрүдә дә юбилярның көрәштәше булып саналган Дәүләт Советы рәисе, Рафаил Хәкимовны “республиканың сәяси көрәшчесе” дип тә атады. “20 ел эчендә юбиляр ТР Дәүләт суверенитеты турындагы Декларация, ТР Конституциясе, РФ һәм Татарстан арасында Килешү төзелү, Татарстан халыклары телләре үсеше турындагы программа һәм башка документлар кабул ителү кебек вакыйгалар шаһиты булды”, - дип котлады Фәрит Мөхәммәтшин.