Сергей Собянин һәм РФ Президентының Тулы вәкаләтле вәкилләре Татарстан агросәнәгать комплексы күргәзмәсе белән танышты

2007 елның 16 феврале, җомга

16 февральдә Татарстанга килгән РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Собянин һәм Россия башлыгының федераль округлардагы Тулы вәкаләтле вәкилләре “Казан” халыкара ат-спорт комплексында урнашкан ТР агросәнәгать казанышлары күргәзмәсендә булды. Биредә кунакларны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Кунакларга Татарстанның агросәнәгать өлкәсендәге уңышлары турында ТР Премьер-миниcтры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде. Ул хәбәр иткәнчә, республикада авыл хуҗалыгы мәйданнары 4 миллион гектар тәшкил итә, аларның 3,5 миллион гектары сөрү җирләре. Ел саен ТРда 4,5-5 миллион тонна ашлык, 2 миллион тонна шикәр чөгендере, шул ук күләмдә бәрәңге һәм яшелчә үстерелә, 1,6 миллион тоннадан артык сөт җитештерелә. ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры сүзләренчә, берничә ел элек республика җитәкчелеге тарафыннан тармакка эре җирле инвесторларны җәлеп итү карары кабул ителгән һәм бүген аларның җирләре 2 миллион гектарга җиткән. Алар ярдәмендә артта калган җитештерү фондларын модернизацияләштерергә, авылларда алдынгы технологияләр үзләштерергә, авыл халкының тормыш дәрәҗәсен яхшыртырга мөмкин булган.

2006 елда Татарстанда “авыл хуҗалыгы” тармагы буенча төп капиталга инвестицияләр 19,3 миллиард сум тәшкил иткән, аларның 10 миллиард сумы “Агросәнәгать комплексын үстерү” илкүләм проекты кысаларында алынган. Агымдагы елда да шул ук күләмдәге акча көтелә. “Ягъни без агросәнәгать өлкәсендәге илкүләм проектларны гамәлгә ашыруга илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, күбрәк әзерлекле булдык”, - дип билгеләп узды Марат Әхмәтов. Ул Сергей Собянинга республика бюджеты агросәнәгать комплексын 4 миллиард сум күләмендә финанслады, дип хәбәр итте. Шулай итеп, соңгы 5 ел эчендә ТР бюджетыннан тармакка акча юнәлдерүләр 17,5 миллиард сумга җиткән.

Инвесторлар да сәнәгать секторындагы үз мега-проектларын тәкъдим итүне үткәрде. “Кызыл Шәрык - Агро” компаниясенә нигез салучы, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин әлеге холдингка керүче предприятиеләр эшчәнлеге турында сөйләде. Аның сүзләренчә, беренче карашка табышсыз тоелган тармак, эшне дөрес оештырган очракта, югары табышлы бизнеска әверелергә мөмкин. Әйтик, 2005 елда “Кызыл Шәрык - Агро” ААҖ бөтен дәрәҗә бюджетларга 143 миллион сум салым күчергән, ә 2006 ел нәтиҗәләре буенча әлеге сумма 162 миллион сумга җитәргә мөмкин. Өстәвенә, хәйрия ярдәме сыйфатында социаль юнәлешле чаралар финанслана, компаниягә нигез салынганнан бирле (2003 ел) әлеге максатларда 75 миллион сумнан артык акча тотылган.

РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Собянинга мөрәҗәгать итеп, Айрат Хәйруллин аның мегафирмаларының үз-үзләрен аклавы ниятләнгәннән берничә елга артып китүен хәбәр итте. Моның сәбәбе – төзелеш материалларның кыйммәтләнүе, шулай ук дөнья базарында нәселле терлеккә кытлык булу. Хәлдән чыгу юлы сыйфатында ул дөньяда кулланыла торган сөт терлекчелегенә дәүләти ярдәмнең икесенең берсен үзләштерергә тәкъдим итте: югары продукцияле терлекне сатып алуга банк кредитлары буенча процентларның кайбер өлешен РФ бюджетыннан компенсацияләү яки турыдан-туры субсидияләү, әйтик, тере авырлыкның бер килограммына 50 сумнан. “Бу илне чит ил азык-төлегенә булган бәйлелектән коткарачак һәм халыкның төрле катламнары табышлары арасында аерманы киметәчәк”, - дип билгеләп узды А.Хәйруллин. Ул хәбәр иткәнчә, узган ел нәтиҗәләре буенча агрохолдинг хезмәткәрләренең уртача еллык хезмәт хакы 71 мең сум тәшкил иткән (аена 6 мең сум тирәсе), Россиянең күп төбәкләреннән авыл хуҗалыгы вузларын тәмамлаучылар “Кызыл Шәрык - Агро” ААҖенә эшкә урнашырга омтыла.

Күргәзмәгә килүчеләрне аграр өлкәсендәге уңышлары турында РФ Дәүләт думасы депутаты Ринат Гобәйдуллин (үз вакытында “Алтын башак” холдинг компаниясен гамәлгә куйган иде), “Татэнерго” ААҖ генераль директоры Илшат Фәрдиев (2004 елдан башлап энергетиклар “Агросила Групп” ЯАҖдә инвестицияли) һәм “ВАМИН-Татарстан” ААҖ генераль директоры Вәгыйзь Минһаҗев та сөйләде.

Соңыннан Минтимер Шәймиев, Сергей Собянин һәм РФ Президентының федераль округлардагы Тулы вәкаләтле вәкилләре азык-төлек тауарлары экспозициясе белән танышты. Биредә “Татспиртпром” ДУП, “Чаллы-Бройлер” ЯАҖ, “Ак Барс – Питрәч” агрофирмасы, Шәмәрдән һәм Казан ит комбинатлары, Татреспотребсоюз, “ВАМИН-Татарстан” ААҖ, “Эдельвейс-групп”, Яшел Үзән сөт комбинаты, Татар авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институты һәм башкалар үз продукцияләрен тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International