Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Россиянең халык артисты, атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Александр Славутскийны 60 яшьлек юбилее белән тәбрик итте.
27 ноябрь көнне кичен юбиляр яраткан тамашачыларына чираттагы премьерасын тәкъдим итте - кичә Александр Островскийның "На всякого мудреца довольно простоты" пьесасы буенча куелган "Глумов" спектакле белән башланып китте. Спектакльне карарга сәхнә уенын сөюче бик күп кунаклар җыелды. Алар арасында, алда әйткәнчә, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Мәскәүдән РФ Театр әһелләре берлеге сәркатибе Евгений Стеблов һәм башка рәсми затлар, күренекле шәхесләр бар иде.
Төп рольләрне Александр Славутскийның иң якын кешеләре - тормыш иптәше, Россиянең халык артисткасы Светлана Романова һәм улы Илья уйнады. Островский иҗатына режиcсер еш мөрәҗәгать итә - "Банкрот" комедиясе, мәсәлән, әле дә театр репертуарында тора. 2005 елда бу әсәрне ул Македониянең Битола шәһәре Халык театры труппасы белән дә куеп кайткан иде.
1868 елда язылган "На всякого мудреца довольно простоты" пьесасы заманалар үзгәрүенә карамастан, Островскийның башка әсәрләре кебек үк, үзенең тормышчанлыгын һәм актуальлеген югалтмый. Ничек карьера ясарга, дәрәҗәгә һәм уңышка ирешү өчен нишләргә, нинди юлны сайларга? Бу сорауларга җавапны Василий Качалов театры актерлары ике бүлектән торган комедиядә бернигә карамастан "кеше булырга" омтылган Егор Глумов атлы бер яшь кешенең тормышы аша тасвирлап бирә. Спектакльдә шулай ук Татарстанның халык артисты, Г.Тукай премиясе лауреаты Михаил Галицкий, Татарстанның халык артисты Геннадий Прытков, Татарстанның атказанган артисты Кирилл Ярмолинец, Надежда Ешкилева, Марат Голубев, Эльза Фәрдиева, Елена Ряшина кебек театрның әйдәп баручы актерлары уйный. Премьераны казанлылар быел тагын 29 һәм 30 ноябрьдә, 1, 12, 20 декабрьдә карый алачак.
Юбилей кичәсенең икенче өлеше тулысынча Александр Славутскийга багышланды. Иң беренче булып тәбрикләү сүзләрен әйтер өчен сәхнәгә Татарстан Президенты күтәрелде. "Александр Славутский кечкенә вакытта табиб булырга хыялланган. Минемчә, режиссер бу балачак теләгенә ирешкән кеше, чөнки ул театр сәнгате белән кешеләрнең җанын дәвалый. Александр Славутский куйган әсәрләр һәркемне театрга гомерлеккә гашыйк итә, аңа һәм аның актерларына шушы чиксез иҗатлары өчен рәхмәтемне белдерәсем килә, - диде Минтимер Шәймиев. - Казанның Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәрвакыт татар театры бишеге булды, тамашачыларга тулып торды. Әмма хәтерлим, бай тарихлы Василий Качалов театры гына берара башкаланың мәдәни тормышыннан төшеп кала язды. Шул вакытта театрга Александр Славутскийның килүе күп милләтле башкалада рус театр учагын янәдән тергезеп җибәрергә ярдәм итте", - дип хатирәләрен яңартты Президент һәм режиссерның түшенә Россиянең "Халыклар дуслыгы" орденын такты.
Минтимер Шәймиев Александр Славутскийның төзелеш эшләрен яратканын искә алды. Чыннан да режиссер инде озак еллар Татарстан Хөкүмәте, бигрәк тә Президент ярдәменә таянып, театрдагы төзекләндерү эшләрен җитәкли. Кичә юбилейга килгәч тә иң элек Александр Славутский Минтимер Шәймиевне театрның Кече залындагы төзекләндерү эшләре барышы белән таныштырды. Президентны яңа залны кулланышка быел декабрь азагында, һичьюгында киләсе гыйнвар аенда тапшырырга ышандырдылар. 150-200 тамашачы сыйдырышлы Кече зал башка театрларның шундый ук залларыннан үзенең заманча техник мөмкинлекләре белән аерылып торачак. Биредә сәхнә белән тамашачылар урыны бер яссылыкта урнашкан. "Мондый залда артист белән тамашачы "бергә-бер калачак", нәтиҗәдә югары дәрәҗәдәге уен күрсәтеп булачак", - дип фикерләре белән уртаклашты Минтимер Шәймиев.
60 яшьлек режиссерны туган көне белән котлап, ул элек эшләгән театрлардан, Татарстандагы һәм Россиядәге төрле иҗат коллективларыннан да бик күп телеграммалар килгән иде. Аларның эчтәлеген Светлана Романова яңгыратты. Юбилярга җылы сүзләр әйтер өчен сәхнәгә бер-бер артлы дуслары - ТР Театр әһелләре берлеге, ТР Рәссамнар берлеге, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Казан дәүләт рус һәм татар яшь тамашачы театрлары, М.Җәлил исемендәге дәүләт академия опера һәм балет театры, "Әкият" Татар дәүләт курчак театры, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, Казан театр училищесы, "La Primavera" дәүләт камера оркестры вәкилләре чыкты. РФ Театр әһелләре берлеге рәисе Александр Калягин исеменнән берлекнең сәркатибе Евгений Стеблов тәбрик итте.
Александр Славутский тумышы белән Чиләбе шәһәреннән. Ул Цвилинг исемендәге Чиләбе драма театры каршындагы профессиональ студиядә укыган, 1974 елда Б.Щукин исемендәге Югары театр училищесының режиссерлык факультетын тәмамлаган. Аның иҗади эшчәнлеге дә шул елдан башланып китә: төрле чорда Александр Славутский Чиләбе, Чита, Ростов театрларында режиссер булып эшли, спектакльләр белән элекке советлар илен һәм чит төбәкләрне йөреп чыга. 1991 елда режиссер Мальта Республикасында А.Вампиловның "Провинциальные анекдоты", 1993 елда К.Станиславский һәм Немирович-Данченко исемендәге Мәскәү музыкаль драма театрында М.Зощенконың "Уважаемые граждане" пьесаларын сәхнәләштерә.
1994 елдан алып Александр Славутский Казанның В.Качалов исемендәге академия рус Зур драма театры баш режиссеры булып тора. Узган иҗат сезоныннан аның вазифасы театрның сәнгать җитәкчесе-директор итеп үзгәртелде.
Югары профессиональ режиссер Казанга килгәч тә үз тирәсенә иҗади коллектив туплый, үзенчәлекле репертуар булдыра, тамашачылар игътибары һәм ихтирамына ирешә ала. Александр Славутский куйган әсәрләр шәһәрнең мәдәни тормышында күренекле вакыйгага әверелә. Аның спектакльләре мәрхәмәтлелек һәм тупаслык, ышаныч һәм көнчелек, нәфрәт һм мәхәббәт кебек төшенчә һәм хисләр турында уйланырга мәжбүр итә. Хәзерге вакытта театр репертуарында егермедән артык спектакль исәпләнелә.
А.Славутский Казанда беренчеләрдән булып, мюзикллар куя, труппа белән Халыкара һәм Бөтенроссия фестивальләрендә катнаша. 1996 елда театр "Академия" исеменә лаек була. Д.Бок, Д.Стайнның "Скрипач на крыше" мюзиклы өчен 2000 елда режиссерга Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге тапшырыла.
Шуны әйтергә кирәк, режиссер В.Качалов театрына актерларны үзе әзерли. 1995 елда ул Россия Театр сәнгате академиясе белән берлектә Казанда тәүге курсын җыйган булса, узган ел биредә актерлар курсы инде икенче тапкыр ачылды. "Яшьләр булганда тормыш дәвам итә - театр яши, бүген бездә тагын 19 кыз һәм егет укый, - диде Александр Славутский юбилей кичәсендә йомгаклау сүзен алып. - Миңа үз гомеремдә төрле шәһәрләрдә яшәргә туры килде. Әмма алар арасында нәкъ менә Казанны туган йортым кебек кабул иттем. Бу шәһәргә мин чын күңелдән гашыйк булдым, монда гомергә төпләнеп яшәп каласым, иҗат итәсем килде. Василий Качалов театрына һәрдаим теләктәшлек белдереп, ярдәм күрсәтеп торулары өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтемне җиткерәм", - диде А.Славутский.