РФ Оборона министрлыгы ТР Президентына Сахалинда хезмәт иткән Татарстан солдаты үлеме факты буенча тикшерү нәтиҗәләрен хәбәр итте

2007 елның 21 феврале, чәршәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә РФ оборона министрының беренче урынбасары Александр Белоусовтан хат килде. Хатта ул республика башлыгына Сахалиндагы хәрби частьтә хезмәт иткән солдат Раил Бикмөхәммәтовның үлеме факты буенча уздырылган тикшерү нәтиҗәләре турында белдерә.

2007 елның 5 гыйнварында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ оборона министры Сергей Ивановка Сахалиндагы хәрби частьтә хезмәт иткән солдат Раил Бикмөхәммәтовның үлеме сәбәпләрен ачыклауны сорап хат юллаган иде. “Сездән рядовойның үлеменә китергән хәлләрне, шулай ук хәрби частьнең командованиесе, аерым офицерларның үлгән солдат каршында булган хәрби бурычларын үтәүгә ваемсыз мөнәсәбәте сәбәпләрен һәрьяклап һәм объектив ачыклау турында күрсәтмә бирүегезне үтенәм”, - диелгән иде республика башлыгы хатында.

Татарстан Президенты министрга солдатның үлеме турында рәсми мәгълүматның Татарстанга дүрт тәүлек узгач кына килеп җитүен, мәрхүм салынган табутның поезд белән Казан тимер юл вокзалына “хәрби часть вәкилләре озатуыннан башка китерелүен, ә мәрхүм җәсәденең җирләү йолаларына яраклы хәлгә китерелмәвен” хәбәр иткән иде. Минтимер Шәймиев үз хатында Сергей Ивановтан гаеплеләргә карата дисциплинар йогынты чараларын күрүен сорады.

РФ оборона министрының беренче урынбасары Александр Белоусовның хатында, хәрби хезмәткәр Р.Р.Бикмөхәммәтовның үлеменә китергән хәлләрне, шулай ук җитәкче затларның мәрхүм җәсәде салынган табутны җирләү урынына илтүне оештыруга салкын карашы сәбәпләрен ачыклау максатында, Россия Федерациясе министрының объектив һәм һәрьяклы тикшерү үткәрү турында карар кабул итүе хәбәр ителә.
“Тикшерү барышында Сезнең мөрәҗәгатьтә язылган фактлар расланды. 2006 елның 13 декабрендә үз-үзенә кул салган рядовой Р.Р.Бикмөхәммәтов бүлек командиры кече сержант К.В.Чернаков һәм өлкән атучы ефрейтор Д.Н.Гунь тарафыннан күп мәртәбәләр мораль һәм физик кимсетелүләргә дучар булган. Уставтан тыш гамәлләр факты буенча, Көньяк Сахалин гарнизоны хәрби прокуратурасы К.В.Чернаковка карата - РФ Җинаять кодексының “Эш урынындагы вәкаләтләрдән артык файдалану” турындагы 286нчы маддәсе һәм “Караклык” (“Мошенничество”) турындагы 159нчы маддәсе, ә Д.Н.Гуньга карата РФ ҖКның “Буйсыну мөнәсәбәтләре булмаган шартларда хәрби хезмәткәрләр арасындагы мөнәсәбәтләрнең устав кагыйдәләрен бозу” турындагы 335нче маддәсе буенча җинаять эшләре кузгатылган. Киләчәктә әлеге һәм хәрби частьнең башка хәрби хезмәткәрләренең гаеп һәм җаваплылык дәрәҗәсе җинаять эшләрен тикшерү кысаларында үткәрелгән процессуаль гамәлләр барышында тәгаенләнәчәк. Хәрби частьтә көндәлек эшчәнлекне канәгатьләнерлек дәрәҗәдә оештырмау, үз-үзеңә кул салу кебек гамәлләрне кисәтү буенча РФ Оборона министрлыгы боерыгы таләпләрен бозу, мәрхүм хәрби хезмәткәр җәсәден җирләү урынына җибәрүне тиешенчә оештырмау фактлары буенча, гаепле җитәкче затлар дисциплинар җаваплылыкка тартылачак, ә гаскәр часте командиры подполковник К.В.Бельский, техник часть буенча командир урынбасары В.Б.Буслаев һәм атучылар взводы командиры А.Ю.Журавлев Россия Федерациясе Кораллы Көчләр сафларыннан азат ителүгә тәкъдим ителгән”, - диелә хатта.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International