Ратушада Казан шәһәр Думасының XV сессия утырышы уза

2007 елның 22 феврале, пәнҗешәмбе

22 февральдә Казан Ратушасында Казан шәһәр Думасының XV сессиясе эшенең беренче өлеше, 2006 елда башкала мэры, Казан муниципаль берәмлеге башкарма комитеты, Казан шәһәр Думасы эшчәнлекләренә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең бәя бирүе белән тәмамланды.

“Казан, Татарстан мәркәзе буларак, икътисади һәм сәяси тотрыклылык шартларында социаль-икътисади үсешендә алга таба хәрәкәт итүен дәвам итә. Бу, тагын да зуррак үрләр яулауда нигезләрнең нигезе булып тора”, - дип башлады чыгышын Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренә караганда, Татарстанның социаль-икътисади үсешендә төп аваз нәкъ менә башкалада салына. Республика җитәкчесе шәһәр хакимиятендә башкала муниципаль идарә итүчеләр командасының яңаруы турында сүз кузгатып, бу үзгәрешнең Казанда ситуация торышына тискәре тәэсир итмәвен билгеләп узды. “Бу алгарышта тагын бер мөһим адым, әһәмиятле нәтиҗә”, - ди Президент. Башкарма комитет җитәкчелеге, депутатлар корпусы башкаланың тиешле үсешен тәэмин итә, дип саный ул.

Илбашы стратегик адымнар, кыю планнарның барысының да тормышка ашуын теләп, шәһәр җитәкчелегенең һаман да яңадан-яңа идеяләр тудыруга ашкынуы уңаеннан канәгатьлек хисен белдерде. “Идеяләрегезне чынга ашарлык итеп эшкәртү зарур, чөнки алар барысы да җитди инвестицияләр җәлеп итүне сорый”, – дип ассызыклады Минтимер Шәймиев. “Команданың стратегик планда шәһәр үсешен кайгыртуы бик яхшы, без моны хуплыйбыз, ләкин күңел түренә салынган барлык җитди мәсьәләләрне әкренләп берничә этапка бүлеп тормышка ашырырга кирәк”, - дип белдерде Президент.

Республика башлыгы яңгырткан тагын бер четерекле вәзгыять, ул да булса, Казанның шәхси нефть табу чыганаклары һәм нефтехимия ресурслары белән горурлана алырлык төбәк булмавы. “Муниципаль берәмлек җитәкчелеге командасы әлеге үзенчәлекне исәпкә алып, башкалага кагылышлы проблемаларны чишүнең нәтиҗәле юлларын табып эш итәргә тиеш”, - ди Минтимер Шәймиев. Ул энергетик һәм нефть химиясе ресурслары булмаган башка төбәкләр мисалында, башкаланың үсешен дөрес юнәлештә тәэмин итәргә әмер бирде. “Халыкта тормыш көнкүреше буенча ризасызлык туарга тиеш түгел”, - дип ассызыклады ул фикерен.

Президент төзелеш проблемалары хакында сүз башлап: “Казанның 1000 еллыгын бәйрәм иткәндә, күп төрле корылмаларны сафка бастырып, кайберләрен төзекләндереп, башкаланың тышкы кыяфәтен күркәмләндердек”, - диде. Шушы юнәлештә эшчәнлекне дәвам итәргә фәрман бирде, әмма яңа объектлар төзелешенең Казанның архитектур йөзенә хилафлык китермәвен теләде.

Узган елда һәм агымдагы елга фаразланган торак төзелеше күрсәткечләреннән республика җитәкчесе канәгать булуын белдерде һәм киләчәктә сыйфат мәсьәләсендә тагын да зуррак камиллеккә ирешүне теләде.

Эшмәкәрлек эшчәнлеге үсеше – сессия утырышында күтәрелгән мәсьәләләрнең тагын берсе. “Күптән түгел үткәрелгән Татарстан эшмәкәрләре корылтаенда Казан эшмәкәрлеге буенча сораулар күп яңгырады. Татарстан буенча тулаем төбәк продукциясе күләмендә кече һәм урта бизнес өлеше уртача 19 процентны тәшкил итә, ә Казан буенча бу күрсәткеч 18 процентка тигез”, - дип, Минтимер Шәймиев шәһәр депутатлары игътибарын шушы проблемага юнәлтте. Аның сүзләренә караганда, Казанның эчке җирле продукциясе күләмендә кече һәм урта бизнес өлешенең ким дигәндә, 25-26 проценттан гыйбарәт булуы зарур. “Бизнес берлеге җанлы төс алып, кайнап торырга тиеш. Димәк, алар белән хезмәттәшлек җепләре тиешенчә ныгытылмаган”, - дигән нәтиҗә ясады Илбашы.

Президент Казандагы “соры хезмәт базары” мәсьәләсен дә читләп узмады. Бу уңайдан ул шәһәр хакимияте җитәкчелегенә, формаль булмаган хезмәт базарын адаптацияләү һәм керемнәрне легальләштерү буенча республика ведомствоара комиссиясен Казанда да оештыру турындагы киңәшен бирде. Минтимер Шәймиев коррупция проблемасын җиңүдә профилактик юнәлештә эшчәнлек алып барылырга тиешлегенә басым ясады. “Җәмгыять билгеле бер тотрыклылыкның яңа этабына аяк басты. Тәртип вакыты җитте, шуңа күрә чистарыну, пакълану сорала”, - ди ул.

Татарстан башлыгы әйтүенчә, халыкның озак еллар дәвамында коммуналь хезмәтләр өчен түләп, өстәвенә ике тапкыр капиталь төзекләндерү өчен дә түләвенә юл кую – килешле түгел. Ул Татарстан башкаласының туризмны җәелдерүгә мөмкинлекләре бихисап булуын ассызыклады. “Перспективалар күп булса да, туристларны Казанга җәлеп итү буенча эш әле тиешле дәрәҗәдә куелмаган”, - дип, ул бу өлкәнең үсешендә шәһәр җитәкчелегенә һәм Татарстан яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгына якты өметләрен баглады.

Чыгышының азагында ул залдагы ир-атларны якынлашып килүче Ватанны саклаучылар көне белән тәбрикләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International