Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиевнең Саксониягә эшлекле визиты

2007 елның 13 марты, сишәмбе

13 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев җитәкчелегендәге Татарстан официаль делегациясенең Саксония дәүләтенә эшлекле визиты башланды. Татарстанга чакыру Саксония Премьер-министры Г. Мильбрадт исеменнән килгән.

Лейпцигның Халыкара аэропортында республика башлыгын Премьер-министр урынбасары – Саксониянең икътисад һәм хезмәт министры Томас Юрк, Россия Федерациясенең Лейпциг шәһәрендә Генераль консулы Геннадий Голуб һәм башка рәсми затлар каршы алды.

“Без Германия һәм Ауропаның башка илләре белән хезмәттәшлекне активрак үстерергә ниятлибез, - дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. – Иртәгә Лейпциг ярминкәсендә ачылачак ике ярминкәдә катнашу, Татарстан Республикасының Инвестиция форумы моның өчен яхшы мөмкинлеләр бирә”.

ТР Президентының Саксониягә өч көнлек эш визиты программасы бай эчтәлекле. Ул “Z-2007” автокомпонентлар җитештерүчеләрнең күргәзмә-ярминкәсен һәм “Intec” машина төзүчеләр күргәзмәсен, “Сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә ТР стратегиясе һәм бу процесста Саксониянең роле” дигән инвестиция форумын ачуда катнашыр, Германиянең иң өлкән уку йортларының берсе – Лейпциг университетында булыр, Дрездендагы Био-инновация үзәген карар, шулай ук Саксониянең Премьер-министры Георг Мильбрадт белән очрашыр дип көтелә.

ТР рәсми делегациясе составында республика министрлык һәм ведомство башлыклары, эре предприятие җитәкчеләре, Татарстанның эшлекле даирә вәкилләре бар.

Ирекле Саксония дәүләре Германиянең көньяк-көнчыгышында урнашкан. Үз конституциясе, флагы һәм гербы булган федераль җир статуслы ил. Индустрия тармаклары арасында төбәктә күптәнге традицияләре белән машина төзелеше аерылып тора.

ТР Сәүдә һәм икътисади хезмәттәшлек министрлыгы мәгълүматларына караганда, ГФР Татарстанның төп сәүдә партнеры булып тора. 2006 ел нәтиҗәләре буенча, Германия белән Татарстан арасында тышкы сәүдә әйләнеше соңгы 6 елда рекорд күрсәткеченә җитеп, 756,3 миллион доллар тәшкил иткән. Республикага инвестицияләр күләме буенча Германия Швейцария һәм Бөекбританиядән соң өченче урында тора. Татарстанда Германия инвестицияләре булган 25 предприятие һәм оешма теркәлгән. Татарстанның 50гә якын предприятиесе әлеге илнең компанияләре һәм дәүләт структуралары белән хезмәттәшлек итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International