26 февраль көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев ТР буенча эчке эшләр министры урынбасары Рафаил Гыйльмановка генерал погоннарын тапшырды.

2007 елның 23 февралендә чыккан Россия Президенты Указында Рафаил Гыйльмановка «милиция генерал-майоры» исеме бирелде. Минтимер Шәймиев яңа туган генерал-майорны дәрәҗәле исем алуы белән котлады һәм дәүләт иминлегенә багышланган хезмәтендә уңышлар теләде.