Минтимер Шәймиев Лейпциг ярминкәсе ачылышында катнашты

2007 елның 14 марты, чәршәмбе

14 март көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Лейпциг ярминкәсе берләштергән өч махсус күргәзмәне рәсми ачу тантанасында катнашты. Быел Лейпцигта автокомпонентлар җитештерүчеләрнең “Z-2007” традицион күргәзмә-ярминкәсеннән тыш, “Intec” машина төзелеше күргәзмәсе һәм “Rohima” пластик индустриясе күргәзмәсе уздырыла.

Күргәзмәгә керү урынында Татарстан башлыгы кортежын Лейпциг ярминкәсе идарәсе башлыгы Вольфганг Марцин каршы алды. Минтимер Шәймиевне сәламләп, ул күргәзмәдә урнаштырылган Татарстан Республикасы стенды белән соклануын һәм безнең экспозициянең “гаҗәеп” булуын белдерде.

Күргәзмәне рәсми ачу тантанасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, Саксониянең фән һәм сәнгать буенча дәүләт министры Ева-Мария Штанге, Лейпциг обербургомистры Буркхард Юнг һәм Лейпциг ярминкәсе идарәсе башлыгы Вольфганг Марцин катнашты.

“Безнең ярдәм белән үз бизнесыгыз өчен яңа мөмкинлекләр ачуыгызны телибез”, - дип мөрәҗәгать итте В.Марцин тантанада катнашучыларга. Ул шулай ук берьюлы уздырыла торган өч күргәзмәнең бөтен Германия өчен тәкъдимнәрнең уникаль спектрын гәүдәләндергән гаять мөһим вакыйга булуын билгеләп үтте. Аның сүзләренә караганда, күргәзмәгә меңнән артык экспонент килгән, аларның чиреге – чит ил вәкилләре.

Лейпциг обербургомистры Буркхард Юнг билгеләп үткәнчә, үткәрелгән күргәзмәләр – потенциаль партнерлар өчен яхшы мөмкинлек, чөнки Саксония машина төзелешенең “бишеге” санала. Ева-Мария Штанге, үз чиратында, Көнчыгыш Германиянең иң зур шәһәрләренең берсе булган Лейпциг Көнбатыш һәм Көнчыгыш Ауропа арасында диалог өчен платформа булып тора, дип ассызыклады.

Татарстан Президенты рәсми тантанада катнашучыларга өч – алман, рус һәм татар телләрендә мөрәҗәгать итте. Ул Россия Федерациясе һәм аның төбәкләре өчен Германиянең төп тышкы сәүдә партнерларының берсе булуын ассызыклады. Германия белән Татарстанның хезмәттәшлегенә килгәндә, республика башлыгы түбәндәге мәгълүматны бирде. “2006 елда Германия Федератив Республикасы һәм Татарстан Республикасы арасында тышкы сәүдә әйләнеше якынча 600 миллион евро тәшкил итте. Бу - әле башлангыч кына дип уйлыйм, - дип белдерде М.Шәймиев. – Моннан тыш, узган елда Германиядән инвестицияләр күләме 50 миллион евро тирәсе тәшкил итте”.

ТР Президенты сүзләренә караганда, бүген Татарстанда Германиянең «BASF», «Lufthansa», «Siemens», «Metro», кебек әйдәп баручы компанияләре, 30дан артык уртак предприятие эшли. Саксония предприятиеләре белән турыдан-туры хезмәттәшлек мисаллары да бар. ТР Президенты 2006 елда Татарстанга Саксония Премьер-министры Георг Мильбрадтның рәсми визит белән килүен искәртте.

“Безнең сәфәр ике яклы диалог үсешендә шулай ук уңыш алып килер дип ышанабыз”, - диде Татарстан лидеры. Аның сүзләренчә, республикабыз белән Саксония арасында уртак әйберләр шактый – алар икесе дә сәнәгать һәм икътисад үсеш алган төбәкләр, ә автомобиль төзелешендә – күп кенә күрсәткечләр буенча лидерлар булып торалар. “2006 елда Дрезден – үзенең 800 еллыгын, ә бер ел алдан Казан 1000 еллык юбилеен билгеләп үтте, - дип дәвам итте ТР Президенты. – Германиянең иң өлкән уку йортларының берсе Лейпциг университетына күптән түгел Казанныкына кебек үк 200 ел тулды”. Сүз уңаенда, аның үсешендә нәкъ менә алман галимнәренең өлеше зур булган, дип билгеләп үтте М.Шәймиев. Татар телендәге беренче басма китап та 1612 елда Лейпцигта дөнья күргән.

“Республикабызда ике бөек ислам һәм христиан мәдәниятләре традицияләре үрелеп бара һәм кадерләп саклана, - диде ТР Президенты. – Шәһәр үзәгендә лютераннар кирхасы булган Казан алман җәмгыяте мәдәниятара диалогның ачык үрнәге булып тора”.

Татарстан чит илдә үзенең автомобиль, вертолет, судно төзелеш предприятиеләре продукциясе, медицина инструментлары, нефть химиясе сәнәгате белән мәгълүм. М.Шәймиев шулай ук быелның маенда Казанда Ауропа реконструкция һәм үсеш банкы Идарәчеләр советының утырышы узачак, дип билгеләп үтте һәм бу очрашуда алман партнерлары да катнашыр дигән ышаныч белдерде.

Моннан тыш, республикада автокомпонентлар җитештерүгә зур игътибар бирелә: “Без биредә җыелган компания вәкилләренең барысын да хезмәттәшлеккә чакырабыз. Саксония бу юнәлештә әйбәт үрнәк күрсәтәчәк дип уйлыйм”, - дип ассызыклады республика башлыгы. Лейпциг ярминкәсе кунакларына ул нәтиҗәле эш һәм уңышлар теләде.

Рәсми тантанадан соң, Минтимер Шәймиев махсус күргәзмәләрнең экспозицияләре белән танышты һәм ул металл эшкәртү өлкәсендә алман җитештерүчеләренең уңышларына соклану белдерде. Республика башлыгы шулай ук Татарстан стендын рәсми тәкъдир итүдә катнашты, ә аннары Берлин һәм Саксония телевидениесенә интервью бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International