1 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев, Россия Федерациясе Эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев һәм ТР Эчке эшләр министры әсгать Сәфәров Казан метрополитенында эчке эшләр бүлегенең яңа административ бинасын ачу тантанасында катнашты.
Милиция хезмәткәрләре өчен өч катлы яңа бина төзелеше “Казметрострой” муниципаль унитар предприятиесе тарафыннан, “МетроЭлектроТранс” унитар предприятиесе ярдәме белән башкарылган. Төзелеш эшләрен “Эльмак” ҖЧҖ фирмасы алып барган. Бинаның беренче ике катында кизү тору өлеше, хезмәт кабинтелары, актлар һәм тренажер залы, психологик бушану бүлмәсе, җир асты гаражлары урнашкан. Бинаның өченче каты “МетроЭлектроТранс” хезмәткәрләре өчен карлган. Кызыл тасманы кисү хокукы Минтимер Шәймиев, Рәшит Нургалиев һәм Әсгать Сәфәровка бирелде. Дулкынландыргыч мизгелләрдән соң, алар бина эченә кереп, аның җиһазланышы белән танышты.
Метрополитенда эчке эшләр бүлеге 2004 елның сентябрендә 32 штат берәмлеге составында оештырыла. Бүлекнең төп бурычы – иҗтимагый куркынычсызлыкны тәэмин итү, административ хокук бозуларны фаш итү, җинаятьләрне ачыклау, Казан метрополитены объектында террор актларына юл куймау. Иҗтимагый тәртип саклау өчен милиция постларының тәүлеклек эше оештырылган. Иҗтимагый-сәяси һәм мәдәни чаралар үткәрү вакытында милиция хезмәткәрләре метрополитенда эчке эшләр бүлегенең офицер составын билгеләү хисабына арта.
ТР ЭЭМ Фәрманы белән 2005 елның мартында метрополитенда эчке эшләр бүлегенең штат берәмлеге 110 га кадәр җиткерелә. 2005 елның 23 декабреннән ТР Эчке эшләр министрлыгы Фәрманы нигезендә, Казан шәһәре эчке эшләр идарәсенең метрополитенда эчке эшләр бүлеге ТР ЭЭМ метрополитенда эчке эшләр бүлеге итеп үзгәртелә. 2006 елның 7 апрелендә ТР Эчке эшләр министрлыгының “Казан метрополитены объектларында террорлыкка каршы эшчәнлекне камилләштерү буенча ведомствоара комплекслы чаралар программасын гамәлгә ашыру турындагы” оператив киңәшмәсендә ТР ЭЭМ метрополитенда эчке эшләр бүлеге өчен административ бина төзелеше турында карар кабул ителә. Нәкъ менә узган елның апрель аенда Казан шәһәре, Эсперанто урамы, 8 нче йорт адресы буенча, “МетроЭлектроТранс” муниципаль унитар предприятиесе бинасы белән янәшә, өч катлы мәһабәт бина төзелеше башланып китә. Бинаның гомуми мәйданын 2 755,8 кв. метр тәшкил итә. Проект “Казгражданпроект” институты” ААҖ тарафыннан төзелгән, аның заказчысы – “Җир асты транспорт корылмалары төзелеше буенча дирекция” предприятиесе.
2007 елның ике ае эчендә метрополитенда милиция хезмәткәрләре тарафыннан эзләүдә булган 10 кәрәзле телефон табылган, эзәрлекләүдәге 9 граждан һәм административ хокук бозулар өчен 85 кеше тоткарланган.
Соңрак Минтимер Шәймиев, Рәшит Нургалиев һәм Әсгать Сәфәров Казан юридик институтының яңа бинасын ачу тантанасында катнашты.
Квалификация күтәрү, көндезге һәм читтән торып уку бүлекләрендә кадрлар әзерләү факультетларының уку биналарын киңәйтү максаты белән, 2005 елда институтка оператив идәрә өчен Оренбург тракты, 128 нче йорт адресы буенча урнашкан 6470,9 квадрат метр мәйданга ия булган 8 катлы бина һәм 5393,3 квадрат метр мәйданлы ике катлы корпус бирелә. 2006 елның 1 нче ноябреннән квалификация күтәрү һәм кадрларны яңадан әзерләү факультетларында, читтән торып уку бүлекләрендә дәресләр яңа биналарда үткәрелә. Уку-административ комплексында капиталь төзекләндерү һәм бүлмәләрне үзгәртеп планлаштыру уздырылган. Төркемләп алып барыла торган дәресләр өчен 6 лекция залы һәм 14 аудитория, 30 эшче урынга исәпләнгән компьютер классы, читтән торып уку бүлекләрендә белем алучы курсантлар өчен 118 урынлык кунакханә рәвешендәге тулай торак, ашханә һәм буфет гамәлгә кертелгән. Китапханәләрдә, 120 урынга исәпләнгән уку залларында, өч криминалистик полигонда, актлар залында, институт музее һәм гыйльми совет залында төзекләндерү эшләре алып барыла.
Барлык уку бүлмәләре заманча җиһазланган, аларда элемтә чаралары һәм янгын сүндерү буенча да заманча җиһазлар куелган.
Рәшит Нургалиев бүген Россия Эчке эшләр министрлыгының югары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре башлыклары белән уку-методик җыеннарда да катнашачак. Аның “РФ Эчке эшләр министрлыгының белем бирү системасы үсеше өстенлекләре һәм юнәлешләре” темасына доклад белән чыгыш ясавы көтелә. Киңәшмә үткәрү кысаларында эчке эшләр органнары өчен белгечләрнең һөнәри әзерлеген камилләштерү, хокук саклау системасындагы белем бирү учреждениеләрендә уку процессы барышында практик юнәлешне көчәйтү кебек мөһим мәсьәләләр тикшереләчәк.
Бүгенге көндә РФ ЭЭМ Казан юридик институтында уку бүлекчәләреннән тыш, 15 кафедра, 3 факультет, адъюнктура булдырылган, уку процессын тәэмин итүче 20 дән артык төрле бүлек һәм хезмәтләр гамәлдә тора. Институтта югары фәнни һәм методик потенциалга ия 100 дән артык мөгаллим белем бирә, аларның 60 процентыннан артыграгы доктор һәм фәннәр кандидаты гыйльми дәрәҗәләренә ия. Мөгаллинәр арасында – РФ һәм ТР атказанган юристлары, фән эшлеклеләре, халыкара полиция ассоциациясе әгъзалары, Россия халыкара хокук берләшмәсе әгъзалары һәм башка вәкилләр бар.