Минтимер Шәймиев "Республика Татарстан" газетасы редакциясен 90 еллык юбилее белән тәбрикләде

2007 елның 13 апреле, җомга

13 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев "Республика Татарстан" газетасы редакциясе хезмәткәрләрен басманың 90 еллык юбилее белән тәбрикләде. Илбашы шулай ук туры телефон элемтәсе аша газеты укучыларының сорауларына да җавап бирде.

Иң элек, Минтимер Шәймиев редакциянең төрле бүлекләре эшчәнлеге белән танышып, газета саннарын чыгаруда катнашучы иҗат төркеме журналистлары белән аралашты. "Республика Татарстан" газетасының баш редакторы Александр Латышев әйтүенчә, юбилей уңаеннан дөнья күргән бәйрәм санына намуслы хезмәт салынган, каләм осталары чын күңелен биреп эшләгән. Әйтергә кирәк, газета беренче тапкыр 8 полосада төсле кәгазьдә чыккан. Компьютер залында басманың интернет-версиясе хезмәткәрләре республика җитәкчесенә ай саен электрон вариант белән 15-20 мең тирәсе укучы кызыксынуын хәбәр итте. Интернет челтәре яңалыкларыннан файдаланучыларның 50 проценты - татарлар, 25 проценты - Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе халкы, калган өлеше - дөньяның башка төбәк укучыларына туры килә.

"Туры элемтә" барышында Минтимер Шәймиевкә 9 сорау бирелде. Алар арасында электрон почта, факс һәм телефон аша килеп ирешкән сорауларның гомумиләштерелгән вариантлары, "Республика Татарстан" журналистлары яудырган сораулар да булды. Ә "туры элемтә"гә чыккан укучыларга республика Президенты белән турыдан-туры аралашу мөмкинлеге тәтеде. Әңгәмә барышында торак-коммуналь хуҗалык системасына реформа кертү, демографик ситуацияне тернәкләндерү, спорт, театр сәнгате һәм башка мәсьәләләр кузгатылды. Кайбер шалтыратучылар үзләрен борчыган шәхси проблемалары белән мөрәҗәгать итте. Минтимер Шәймиевнең гаилә тормышына кагылышлы сораулар да да яңгырады туры элемтә барышында.

Очрашуда ТР "Татмедиа " гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов, "Ватаным Татарстан" газетасының баш мөхәррире Миңназыйм Сәфәров, "Идел-Пресс" ААҖ директоры Ислам Әхмәтҗанов һәм башкалар катнашты.

Мәгълүм булганча, бүген хоккей буенча Россия чемпионатына нокта куелачак. "Финал өлешендә ике көчле команда бәхет сынаячак. Барыбыз да "Ак Барс" хоккей командасының җиңүен тели. Дөрес, җиңү үренә менү чынга ашмаслык түгел, аның өчен җиңеп булмастай каршылыклар комачауламый. Иң мөһиме, жюри әгъзалары гадел хөкем чыгарсын. Гаделсезлек күңелләрне җәрәһәтли, спортчыларның җанында кимсенү-гарьлек хисләре уята. Судьяларның хаталар җибәрүе инкарь ителми, аларның явыз ниятләрне күздә тотып, ясалмавы зарур", - ди Минтимер Шәймиев. Президент очрашуны шушы темага фикерләү белән юкка башламады, ул спорт белән шөгыльләнү зарурлыгына басым ясады.

Халыкның алкогольгә "табынуы" проблемасы да күтәрелде. "Бу мәңгелек проблема. Хәзер шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да исерткеч эчемлекләр күп файдаланыла. Иң куркынычы шул: халык үзен-үзе кайгырта белми", - ди республика җитәкчесе. Республикада ир-атлар саны хатын-кызларга караганда 300 меңгә азрак. "Республика Татарстан" газетасы хезмәткәрләренең берсе әйтүенчә, бәлки, бу проблеманы хәл итүдә күпхатынлылыкны гамәлгә кертү зарурдыр. Минтимер Шәймиев исә, ярымшаяру белән: "Ир-атларга сакчыл мөнәсәбәт булырга тиеш. Күпхатынлылыкка җөрьәт итүчеләр булмас, ул бит җитди җаваплылык йөкли. Гомер юлдашларын тәэмин итә алмаучы граждан сыйфатында андый ир-ат җәмгыятьтә үз йөзенә тап төшерәчәк ", - диде. "Һәрнәсәнең үз вакыты бар. Тормыш дәрәҗәсе камилләшә барган саен, төрле җенес вәкилләре санының тигезсезлеге проблемасы юкка чыгар. Бүгенге көндә бала табу күрсәткечләренең арту күренеше демографик кискенлектән чыгуның төп юлы булуы белән куандыра", - дип саный республика җитәкчесе.

Торак-коммуналь хуҗалык системасындагы үзгәрешләргә килгәндә, Илбашы фикеренчә, бүгенге көндә бу халыкта канәгатьсезлек хөкем сөрүенә китергән четерекле проблема. "ТКХ тармагы җайга салыначагында шигем юк", - ди Минтимер Шәймиев.

Шалтыратучылар арасында Зөлфирә исемле бер ханым Армия сафларында хезмәт юлы узар өчен улын республикада калдыруын үтенде. Президент исә, егетнең Татарстанда хезмәт итүе өчен квота яисә башка мөмкинлекләр турында белешеп карарга вәгъдә бирде.

Биредә коррупция проблемасы турында да җентекләп бәян ителде. Моңа мисал итеп, югары белемне раслаучы дипломнарны яки гыйльми дәрәҗәләрне шаһитләүче таныклыклар сатып алу очраклары фаш ителде. "Чын мәртәбәле галимнәрне мин ихлас күңелдән хөрмәт итәм, ә моңа лаек булмаган килеш, галимлек дипломына дәгъва кылу кешенең үз-үзенә ихтирамсызлык билгесе", - ди Президент.

Очрашу ахырында юбиляр "Республика Татарстан" газетасы редакциясе Татарстан Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Ул редакция хезмәткәрләренә киләчәктә дә иҗат чишмәләренең саекмавын теләп, республика вакыйгаларына тирән анализ биреп, халыкны хәбәрдар итүдә актив катнашучы журналистларга олы рәхмәтен җиткерде. Редакция коллективына газета битләре күләменең артуын теләп калды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International