Минтимер Шәймиев Лейпциг унивеситетында булды

2007 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

14 март көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Сәүдә һәм инвестицияләр өлкәсендә Татарстан Республикасы стратегиясе. Бу процесста Саксониянең роле” исемле инвестиция форумын ачканнан соң Саксониянең Премьер-министры Георг Мильбрадт белән Лейпциг унивеситетына юл тотты. Биредә Казан дәүләт университеты белән ниятләр турында белдерү төзелде.

Университет каршында дәрәҗәле кунакларны ректор, профессор Франц Хойзер каршы алды. Ул татарстанлыларга университетның 600 еллык тарихы турында сөйләп үтте, студентларны болон системасы буенча укытуның кирәклеген ассызыклады.

Соңыннан Минтимер Шәймиев һәм Георг Мильбрадт танылган Лейпциг кирхасын – Изге Фома чиркәвен карап чыктылар. Ул XV гасыр ахырында элеккеге монастырь урынында төзелгән булган. XVIII гасырда монда еш кына композитор Иоганн Себастьян Бах йөргәләгән.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International