16 март көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев танылган сәясәт эшлеклесе, элеккеге ТАССР Министрлар Советы рәисе, КПСС татар обкомының беренче сәркатибе Гомәр Усмановка Татарстанның югары дәүләт бүләген - "Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденын тапшырды.

Татарстан Президенты Гомәр Усмановның республика үсешенә зур өлеш кертүен бигеләп үтте һәм аны юбилее белән тәбрик итте. Бүген Гомәр әфәндегә 75 яшь тулды.
Г.Усманов хезмәт юлын 1950 елда мәктәптә укытучы эшендә башлап җибәргән. Ул ВЛКСМ Чистай райкомы беренче сәркатибе, техникумда укытучы, партиянең шәһәр комитетында беренче сәркатип, колхоз-совхоз җитештерү идарәсе җитәкчесе булып эшли. 1966 елдан Г.Усманов ТАССР Министрлар Советы рәисе, ә 1982 елдан КПССның татар обкомы беренче сәркатибе, 1989 елдан КПСС Үзәк комитеты сәкатибе вазифасында була. СССР Югары Советының 7-11 чакырылыштагы депутаты.
Тантаналы чарада шулай ук ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов һәм башка рәсми затлар катнашты.