Дрезденда Татарстан Президенты һәм Саксония Премьер-министры Коммюнике имзалады

2007 елның 16 марты, җомга

15 мартта Дрезденда Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Саксония Премьер-министры Георг Мильбрадт ике яклы очрашу нәтиҗәләре буенча Коммюникега кул куйды.

Иртән Татарстан Илбашы һәм Саксония Премьер-министры Дрезденның архитектур һәм тарихи истәлекле урыннарында булды. Аерым алганда, алар “Зеленый свод” музеенда булды, анда музей директоры профессор Дирк Синдрам мәртәбәле кунаклар өчен экскурсия үткәрде. Билгеле булганча, икенче Бөтендөнья сугышы азагында Англия-Америка бомбардировкалары шәһәрнең шактый өлешен, шул исәптән тарихи корылмаларны да юк иткән. Узган гасырның 80нче елларында гына Дрезденның архитектур мирасын киң колачлап торгызу башланган. Экскурсия барышында Синдрам әфәнде “Зеленый свод” музееның Лувр белән Эрмитаж уртасында булуын ассызыклады. Минтимер Шәймиев, үз чиратында, Татарстан башкаласында Санкт-Петербург музееның филиалы – “Эрмитаж-Казан” үзәге ачылуын билгеләп үтте. Ә узган ел Казанда дөньяның танылган музейлары – Лувр, Британия музее, Уффица галереясы директорлары, Дәүләт Эрмитажының Халыкара консультатив советы әгъзалары җыелган иде.

“Зеленый свод” музее залларында гәрәбә, фил сөяге, тау бәллүреннән уникаль бизәнү әйберләре, кыйммәтле ташлар һәм металлардан зәркән эшләнмәләр тәкъдим ителгән – алар барысы да король Көчле Август хәзинәсеннән. Минтимер Шәймиев һәм Георг Мильбрадт король бүлмәсендә дә булды. Кагыйдә буларак, аңа гадәти килүчеләр өчен юл ябык. Төзекләндерелгән герб залында бомбага тоту турында истәлекләр сакланган – геральдик символларның зур өлеше юк ителгән - музейда исә герб атрибутларының зарарланган фрагментлары бар. Мильбрадт әфәнде билгеләп үткәнчә, узган ел биредә РФ Президенты Владимир Путин һәм Германия канцлеры Ангела Мерекль арасында ике яклы очрашулар узган. Экспозицияне карау тәмамланганнан соң, Минтимер Шәймиев Мәртәбәле кунаклар китабында истәлек язмасы калдырды: “Киләчәк буыннар өчен шушы гаҗәеп мирасны саклаган һәммә кешегә рәхмәт хисләрен белдерәм”.

Шуннан соң Татарстан башлыгы һәм Саксония Премьер-министры Цвингер замогындагы атаклы Дрезден галереясын карады. Биредә дөньяның рәсем сәнгате ядкарьләре – Тициан, Тинторетто, Рубенс, Рембрандт әсәрләре, шулай ук галереяның энҗе бөртеге – Рафаэльның Сикстин Мадоннасы саклана. Дрезденның “Борынгы осталар” галереясы – король Көчле Артурның 50 ел дәвамында җыйган коллекциясе. Ауропа рәссамнары осталыгына чын күңелдән сокланган Татарстан Илбашына картиналар көчле тәэсир итте.

Алга таба Татарстан башлыгы һәм Саксония Премьер-министры кортежы Дрезденның Био-инновация үзәгенә юл алды. Биредә кунакларны учреждение директоры Марк Хентц каршы алды. Бер сәгатьлек тәкъдир итү барышында үзәкнең тикшеренү үзәкләре җитәкчеләре тернәкләндерү медицинасы һәм биоинжиниринг өлкәсендә үз эшләнмәләре белән таныштырды.

Программаның киләсе пункты Саксония дәүләт канцеляриясендә Георг Мильбрадт белән Минтимер Шәймиевнең рәсми очрашуы булды. Ик яклы сөйләшүләр үткәргәннән соң, Татарстан Президенты һәм Саксония хөкүмәте башлыгы Дәүләт канцеляриясенең Англия китапханәсенә юнәлде. М.Шәймиев Мильбрадт әфәндегә “уңышлы, эчтәлекле, гыйбрәтле һәм гаять бай сәфәр өчен” рәхмәт белдерде. Аның барышында Татарстан һәм Саксониянең сәнәгать, банк, мәгариф һәм башка өлкәләре вәкилләре арасында кызыклы сөйләшүләр узды. Саксония Премьер-министры, үз чиратында, күп яктан охшаш ике төбәкнең багланышларын киңәйтү өчен уртак өлкәләр булуын билгеләп үтте. Ул быелның май аенда Татарстанга үзенең урынбасары – икътисад һәм хезмәт министры Томас Юрк барачагын вәгъдә итте.

Аннары яклар ТР Президентының Саксония ирекле дәүләтенә эш визиты һәм аның ил Хөкүмәте башлыгы белән очрашу нәтиҗәләре буенча Коммюнике имзалады. Документта 2007 елның 15 мартында Г.Мильбрадт белән М.Шәймиев арасында булган очрашу барышында якларның Саксония ирекле дәүләте һәм Татарстан Республикасы арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне үстерүнең актуаль мәсьәләләрне тикшерүе билгеләп үтелә. Төбәк җитәкчеләре белдергәнчә, 2006 елның май аенда Татарстанга Премьер-министр Г.Мильбрадт һәм аны озата йөрүче эшлекле даирә вәкилләренең визиты үзара контактларны активлаштыру, перспективалы уртак проектлар башлануга этәргеч ясаган.

Коммюникеда шулай ук якларның ниятләре теркәлгән: икътисад һәм технологияләр трансферы, шул исәптән автомобиль төзелеше һәм автокомпонентлар җибәрү, машина төзелеше, нефть химиясе, биотехнологияләр, банк эшчәнлеге, шулай ук әйләнә-тирә мохитне саклау өлкәсендә хезмәттәшлекне үстерү; конкрет хезмәттәшлек проектларын эшләү максатыннан Саксония-Татарстан эшче төркемен төзү; Саксония һәм Татарстанның төбәк дәрәҗәсендә Ауропа берлегенең икътисади һәм фәнни-тикшеренү программаларында уртак катнашу мөмкинлеген өйрәнү; фәнни-мәгариф өлкәсендә, шул исәптән Лейпциг университеты белән Казан дәүләт университеты арасында хезмәттәшлекне үстерүгә булышлык итү. Минтимер Шәймиев Дәүләт канцеляриясенең Мәртәбәле кунаклар китабында, традиция буенча: “Җылы кабул итү һәм алдагы хезмәттәшлек өчен яхшы шартлар тудыру өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм”, - дип язып калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International