19 март көнне Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Теләче муниципаль районына эшлекле сәфәр кыла. Төп максаты – “2006 елда агросәнәгать комплексы эшчәнлеге нәтиҗәләре һәм агросәнәгать комплексы үсеше” өстенлекле илкүләм проектын алга таба гамәлгә ашыру буенча зур эшләр” исемле республика семинар-киңәшмәсен уздыру.

Эшлекле сәфәрнең беренче өлеше авыл хуҗалыгы тармагындагы казанышлар белән танышудан башланды. Илбашы районның “Максабаш” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә машина-трактор паркы эшен оештыру белән танышты, терлекчелек объектларын карап узды. Алга таба агросәнәгать комплексы эшчәнлегенең узган елгы нәтиҗәләре һәм киләчәктәге үсеше турында фикер алышу район мәдәният йортында семинар-киңәшмәнең пленар өлешендә дәвам итәчәк.
Теләче районының “Максабаш” җаваплылыгы чикләнгән ширкәте элек Куйбышев исемендәге хуҗалыкның артта калган өлеше булып исәпләнгән. Соңгы 10 ел эчендә хуҗалык җитештерүчәнлекнең югары үсеш темпларына, финанс тотрыклылыгына ирешкән. Бүгенге көндә “Максабаш” ширкәте белән Наил Ибраев җитәкчелек итә.
Теләченең кабат район булып яши башлавына 15 кенә ел. Шушы кыска гына вакыт арасында аның халкы үзенең тырыш хезмәте белән югары казанышларга ирешеп, Теләченең мөстәкыйль район булып үсү хокукын раслады. Теләче районы Татарстан Республикасы башкаласыннан төньяк-көнчыгыш юнәлештә урнашкан. Казан шәһәреннән Теләче район үзәгенә кадәр 78 чакрым. Районның гомуми мәйданы 1160 квадрат километр тәшкил итә. Аның территориясендә барлыгы 52 торак пункт урнашкан, алар 13 авыл җирлекләре составына берләшәләр. Агросәнәгать комплексы төрле формада хуҗалык алып баручы 30дан артык күмәк предприятиеләрне, ассоциацияләрне һәм фермер хуҗалыкларын берләштерә. Районда төп җитештерү юнәлешләре булып кырчылык һәм терлекчелек тармаклары исәпләнә.

Икмәк җитештерү районның төп керем чыганакларыннан берсе. 2006 елда бөртекле культуралар 20200 гектарда игелгән. Район буенча бер гектардан уртача 32,2 центнер уңыш җыеп алынган. 2006 елда дәүләткә 17286 тонна ашлык сатылган, шуның 8873 тоннасы бодай. Сатудан гына да 4775 мең сумлык керем алынган.
Терлекчелек авыл хуҗалыгының ел әйләнә табыш китерүче икенче мөһим тармагы. әлеге өлкәнең үсешенә Теләчедә ныклы игътибар бирелә. 2007 елның 1 гыйнварына район буенча мөгезле эре терлек 15377 баш, савым сыерлары 4400 баш, дуңгызлар 12036 баш исәпләнә. 2006 елда район буенча 2870 тонна ит җитештерелгән.
Республика Президентын эшлекле сәфәрдә ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, РФ Дәүләт Думасы депутаты, “Татфондбанк” генераль директоры Ринат Гобәйдуллин, РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин һәм башкалар озатып йөри.