21 март көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев Гагаузия башлыгы (Башканы) Михаил Формузал белән очрашты. Очрашу барышында Татарстан Республикасы белән Гагаузия Автоном-Территориаль берәмлеге (Гагауз Ери) арасында хезмәттәшлекне үстерү мәсьәләләре каралды.
Михаил Формузалны сәламләп, Минтимер Шәймиев Гагаузиянең Молдова Республикасында сәяси вәзгыятьне тотрыклыландыруга зур өлеш кертүен билгеләп үтте. Очрашу барышында шулай ук авыл хуҗалыгы, нефть эшкәртү, Гагаузиягә Татарстан инвестицияләрен җәлеп итү өлкәсендә үзара файдалы хезмәттәшлек перспективалары тикшерелде.
Гагаузия башлыгы Казанга кичә килде. Шул ук көнне Михаил Формузал ТР сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов белән очрашты. Автоном-территориаль берәмлек башлыгы шулай ук Казан дәүләт университетында, “Идея” инновация-җитештерү технопаркы” ААҖдә булды, ТР сәламәтлек саклау министры Камил Зыятдинов белән очрашты. Гагаузия делегациясенең безнең республикага сәфәре өч көн дәвам итәчәк. Калган вакытта Гагаузия кунаклары республика предприятиеләре һәм оешмалары, Казан ярминкәсендә булачак, шулай ук кайбер министрлык һәм ведомство җитәкчеләре белән очрашачак.