Россия Федераль миграция хезмәте директоры Константин Ромодановский эшлекле сәфәр белән Казанда

2007 елның 21 марты, чәршәмбе

21 март көнне иртән Казанга Россия Федераль миграция хезмәте директоры милиция генерал-полковнигы Константин Ромодановский килде.

Иң элек мәртәбәле кунак Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән бергә башкалада тантаналы төстә чит ил гражданнарын тоту үзәге ачылышы тантанасында катнашты. Аннан соң чит ил гражданнары исәбен алып бару һәм эшкә урнашу рөхсәтен бирү, чит илләрдә гомер кичерүче ватандашларның ирекле күчүенә ярдәм итү турында программаны гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча төбәк киңәшмәсен уздырды. Киңәшмә тәмамланганнан соң, Константин Ромодановскийның Федераль миграция хезмәтенең ТР буенча идарәсенең адрес-белешмә эше бүлегенә баруы көтелә.

Федераль миграция хезмәте башлыгының “Мин – Россия Федерациясе гражданины” республика патриотик конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасында да катнашуы ниятләнә. Әлеге чарада К.Ромодановский төп призны сукырлар һәм начар күрүче балалар өчен Лаеш мәктәп-интернатына тапшырачак.

Кич белән 21 мартта К.Ромодановский Мәскәүгә кайтып китәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International