Казан быел май аенда узачак зур чарага – Ауропа реконструкцияләү һәм үсеш банкы Идарәчеләре Советының еллык утырышына әзерләнә. 1 мартта Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев шул уңайдан Казан Кремлендә Ауропа реконструкцияләү һәм үсеш банкы Президенты господин Жан Лемьер белән очрашты.

Икәүдән-икәү уздырылган әңгәмә шактый озакка сузылды. Очрашу Казанның зур җыелыш әгъзаларын үзендә кабул итәргә лаеклы булуын тикшерүгә багышланды. Илбашы шундый дәрәҗәле чараны Татарстан башкаласында үткәрүгә ышаныч белдерелгән өчен Жан Лемьерга рәхмәтен ирештерде.
Ауропа реконструкцияләү һәм үсеш банкы Идарәчеләре Советының еллык утырышын Казанда уздыру 2006 елның апрель аенда хуплана. 20-21 май көннәренә билгеләнгән җыелышка әзерлек эшләре Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге оештыру комитетына йөкләнә.

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, республика эчке эшләр министры Әсгать Сәфәров, Татарстан Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов катнашты.
Татарстан башлыгы очрашу барышында Татарстанның 2006 ел социаль-икътисади күрчәткеләре планын арттырып үтәгәнен дә искәртеп узды. “2007 елның гыйнвар аенда сәнәгать продукциясе үсешен 12 процент тәшкил итте. Ул Татарстанның, нефть табу күләме артуыннан тыш, тулаем төбәк продукциясе үсешенең югары темпларына ирешкәнен дә горурлык белән ассызыклап узды. “Нефтехимия тармагындагы үзгәртеп кору һәм камилләшү юнәлешендәге эшчәнлегебез уңай нәтиҗәләр белән генә сөендерә”, - ди ул.
“Ел азагында үткәргән Татарстан эшмәкәрләре корылтаенда бизнес һәм хакимият арасында хезмәттәшлек күпере салынды. Бу юнәлештә Республика Хөкүмәтендә кече һәм урта бизнесына ярдәм итү фондлары оештырылды. Бүген хакимият һәм бизнес арасындагы үзара аңлашу яхшы дәрәҗәгә чыга”, - ди Минтимер Шәймиев.
“Без еллык җыелышка кагылышлы булган барлык мәсьәләләрне хәл иттек, проблемаларның нечкәлекләре хакында фикер алыштык”, - дип хәбәр итте республика җитәкчесе журналистларга. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең Ауропа реконструкцияләү һәм үсеш банкы Идарәчеләре Советының еллык утырышны Казанда үткәрергә дигән карары расланган һәм ныклы дип санала. Жан Лемьер бүген журналистлар алдында мәртәбәле вәкилләрне Татарстан башкаласында кабул итүгә карата уңай фикере белән уртаклашты. “Без бүген иртән Татарстан Премьер-министры белән еллык җыелыш узачак объектлар белән таныштык, әзерлек уңай хисләр уята”, - дип белдерде Ауропа ркеонструкцияләү һәм үсеш Банкы Президенты. Әйтергә кирәк, республикага ышанычы, аның Президент белән үзара аңлашуга корылган мөнәсәбәтләр хакимлек итүе Жан Лемьерның чыгышыннан ук сизелеп торды.
Жан Лемьер әйтүенчә, Еллык Җыелыш төрле һөнәр ияләрен – күренекле сәясәтчеләр, гражданлык җәмгыяте вәкилләрен, бизнесменнар, журналистлар һәм башкаларны очраштырачак. “Күтәреләчәк мәсьәләләр бихисап булачак, әмма халык тормышын яхшырту, эшче урыннар белән тәэмин итү – минем өчен иң мөһим мәсьәлә”,- ди ул. Жан Лемьерның Еллык Утырышның ачык характерда узачагына шиге юк һәм аның фикеренчә, Казан рухы аның уңышлы узачагына уңай йогынты ясаячак.
Минтимер Шәймиев, үз чиратында, узган елның көзендә Лондон шәһәрендә Татарстанны тәкъдир итү чарасында зур игътибар һәм кызыксыну сиздергән өчен Жан Лемьерга рәхмәтен җиткерде. “Татарстан Президентының республика турындагы сөйләмен мөкиббән китеп тыңлаганын үзем күрдем. Хәзер инвесторлар үзләре Казанга киләчәк”, - ди мәртәбәле кунак.
Илбашы билгеләп узуынча, Казанга 60 лап илдән 2500 ләп вәкилнең килүе көтелә. “Ауропа реконструкцияләү һәм үсеш банкының Еллык Утырышын Казанда уздыру Татарстан абруен күтәрәчәк. Форсаттан файдаланып, форумга чакырылган кунаклар игътибарына Татарстанны аерым тәкдир итү дә планлаштырыла”, - ди Минтимер Шәймиев.
Ауропа реконструкцияләү һәм үсеш банкы Идарәчеләре Советының еллык утырышын Казанда уздыру 2006 елның апрель аенда хуплана. 20-21 май көннәренә билгеләнгән җыелышка әзерлек эшләре Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге оештыру комитетына йөкләнә. 2005 елның апреленнән агымдагы елның февраль аена кадәр вакыт эчендә Ауропа реконструкцияләү һәм үсеш банкы делегациясе Казанга 15 эшлекле сәфәр кыла.
Очрашуда Россия, Беларусь һәм Таҗикстаннан Ауропа реконструкцияләү һәм үсеш банкы директоры Елена Котова, генераль сәркатиб урынбасары Найджел Картер, Президент киңәшчесе Александрэ Дразниекс, Татарстан Республикасы ягыннан ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстанның беренче вице-премьеры Равил Моратов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, республика Эчке эшләр министры әсгать Сәфәров, Татарстан Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов һәм башкалар катнашты.