26 – 28 март көннәрендә Россиягә официаль визит белән Кытай Халык Республикасы җитәкчесе Ху Цзиньтао килә. Иң элек ул РФ Президенты Владимир Путин белән “Россиядә Кытай елы”н һәм Кытай милли күргәзмәсен тантаналы рәвештә ачып җибәрәчәк дип көтелә. Владимир Путин белән тыгыз аралашудан башка, визит кысаларында Ху Цзиньтао РФ Дәүләт Думасы рәисе Борис Грызлов, РФ Хөкүмәт башлыгы Михаил Фрадков һәм, Казанга килеп, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев белән сөйләшергә нияте бар.
КХР тышкы эшләр министры булышчысы Ли Хуэй белдергәнчә, быелгы визит Ху Цзиньтаоның, КХР җитәкчесе буларак, Россиягә өченче визиты була, ул аның өчен бик мөһим, көн кадагына биш төп максат куелган: сәяси мөнәсәбәтләрне тирәнәйтү, гамәли аралашуны үстерү, гуманитар өлкәдә үзара алмашу иреген киңәйтү, төбәкара аралашуны үстерү һәм дөньякүләм әһәмияткә ия сорауларда стратегик берлеккә ирешү.