ТР Президенты Минтимер Шәймиев республиканың Яңа Чишмә районында

2007 елның 24 марты, шимбә

24 мартта ТР Президенты Минтимер Шәймиев иң элек "Кулон агрофирмасы" ҖЧҖдә ашлык кабул итү, эшкәртү һәм саклау оешмасы белән танышты. Соңыннан Минтимер Шәймиев Яңа Чишмә районы үзәгендә социаль ипотека программасы буенча файдалануга тапшырылган 39 фатирлы йортны карады.

Президент Яңа Чишмә муниципаль район Советы утырышында катнашты. Утырышта район башлыгы Александр Губкинның хисабы тыңланды.

ТР Президентын эшлекле сәфәрдә ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов озатып йөри.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International