Минтимер Шәймиев - Мәскәүдә

2007 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

22 март көнне Мәскәүдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев РФ Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Сергей Иванов, РФ Президенты Администрациясе җитәкчесе Сергей Собянин, федератив мөнәсәбәтләр һәм җирле үзидарә буенча ведомствоара группа җитәкчесе, милли проектларны булдыру буенча РФ Президенты булышчысы Игорь Шувалов белән очрашты.

Очрашуларда сүз республиканың авиация һәм тулаем оборона сәнәгате комплексы үсеше турында барды. Шулай ук, Россия Президенты Администрациясе теләге буенча, Минтимер Шәймиев республикада өстенлекле милли проектларны тормышка ашыру, бигрәк тә торак төзелешендә социаль ипотека тәҗрибәсе турында сөйләп бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International