Казанга Кытай Халык Республикасы җитәкчесе Ху Цзиньтао килде

2007 елның 27 марты, сишәмбе

27 март көнне кичен “Казан” халыкара аэропортына Боинг-747 самолеты килеп җитте. Татарстан җиренә Кытай Халык Республикасы Рәисе Ху Цзиньтао җитәкчелегендәге КХР делегациясе аяк басты.

Аэропортта дәрәҗәле кунакны Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрид Мөхәммәтшин һәм башка рәсми затлар каршы алды.

Кытайның беренче кешесе өчен мактаулы каравыл төзелеп баскан иде. Аэропорт бинасы каршында Кытай, Россия һәм Татарстан флаглары җилфердәде.

Кытай Халык Республикасы делегациясе Татарстанда бер көн булыр дип көтелә. Визит барышында делегация әгъзалары “Казан” Халыкара ат-спорт комплексында Татарстанның социаль-икътисади үсеше һәм инвестиция потенциалы күргәзмәсен караячак, Россиянең иң олы университетларыннан берсе – Казан дәүләт университетында, “Казан вертолет заводы” ЯАҖдә булачак.

Кунаклар өчен шулай ук Казан Кремле территориясе буенча экскурсия каралган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International