КХР Рәисе Ху Цзиньтао белән ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең очрашуы

2007 елның 28 марты, чәршәмбе

28 март көнне кичен Кытай Халык Республикасы Рәисе Ху Цзиньтао белән ТР Президенты Минтимер Шәймиевнең очрашуы узды.

Иң элек Минтимер Шәймиев Ху Цзиньтаога, Казанга килүе өчен, рәхмәт сүзләрен белдерде. “Без моны Татарстанга һәм республиканың күпмилләтле халкына карата булган ихтирам билгесе итеп карыйбыз,” – диде Минтимер Шәймиев.

ТР Президенты фикеренчә, Татарстан белән Кытай төрле өлкәләрдә хезмәттәшлек итә алалар: ул да булса машина төзү, нефть эшкәртү һәм нефть химиясе, гуманитар өлкәдә. Кытайның зур оешмалары “Алабуга” ирекле икътисад зонасы биргән мөмкинлекләрдән файдалана ала. “Без республикабызның күпсанлы югары уку йортларында Кытайдан килгән студентларны укытырга әзер. Шулай ук безнең яшьләребезне дә Кытайга укырга я стажировка үтәргә җибәрә аласыбыз килә”.

“Илегез тотрыклы үсә, бигрәк тә соңгы унъеллыкларда, тәҗрибәгезне өйрәнү файдалы булыр иде. Илегез тотрыклы үсә, бигрәк тә соңгы унъеллыкларда, тәҗрибәгезне өйрәнү зарур дип саныйм. Без ике халыкның да мәнфәгатьләрен кайгыртып, үзара файдалы булырга тиеш”, - дип ассызыклады Президент.

Кытай Халык Республикасы Рәисе Ху Цзиньтао исә Минтимер Шәймиевне ачык йөз белән каршы алган һәм кунак иткән өчен рәхмәт белдерде. Кытай һәм Россия еллары ике дәүләт арасында булган хезмәттәшлек элемтәләрен ныгыта, дип ассызыклады.

КХР делегациясеннән очрашуда Премьер-министр урынбасары, Кытай белән Россия “милли елларын” оештыручы комитет рәисе У И ханым, Тышкы эшләр министры Ли Чжаосин, реформалаштыру буенча дәүләт комитеты рәисе Ма Кай, коммерция министры Бо Силай һәм КХРның Россиядә Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Лю Гучан катнашты.

Татарстан Республикасы ягыннан әлеге очрашуда Премьер-министр Рөстәм Миңнеханов, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, Казан мэры Илсур Метшин һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International