Кытай Халык Республикасы делегациясе Казан дәүләт университетында кунакта

2007 елның 28 марты, чәршәмбе

Кытай Халык Республикасы Рәисе Ху Цзиньтао һәм ТР Президенты Минтимер Шәймиев Татарстан башкаласына рәсми сәфәре барышында фән дөньясында Татарстанның йөзек кашы булып саналган Казан дәүләт университетында булды.

Мәртәбәле кунакларны югары уку йортының төп бинасы алдындагы мәйданда, ТР Мәгариф һәм фән министры Рәис Шәйхелисламов, Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, Казан вузларында төрле факультетларда белем алучы студентлар, шул исәптән, Кытайдан килеп укучы вәкилләр һәм кытай татарлары, кулларында Россия һәм Кытай символикасы төшерелгән әләмнәрне җилфердәтеп каршы алды.

Студентларның хәл-әхвәлен сорашып, Ху Цзиньтао һәм Минтимер Шәймиев алар белән истәлеккә фотога төште. Алга таба алар КДУның төп бинасына үтеп, университетның тарих музее белән танышты. Тарих битләренә сәяхәт кылган кунакларга Император университетының барлыкка килгән, тамыр җәйгән һәм чәчәк аткан үсеш сукмаклары турында музей директоры Стелла Писарева сөйләде. Төрле фән юнәлешләре буенча галимнәрнең керткән өлешен бәян итеп, ул көнчыгыш тарихы һәм мәдәнияте нечкәлекләренә дә тукталды. Кытай теле кафедрасының Россия күлдәмендә беренчеләрдән булып, КДУ да оешуы үзе күп нәрсә турында сөйли.

КХР Рәисе һәм Татарстан Президенты өчен музейда махсус оештырылган кытай тарихы һәм мәдәнияте экспонатлары да тәкъдим ителде. 1887 елның 4 декабрендә, КДУ да, актив катнашучысы Владимир Ульянов-Ленин булган студентлар җыены узган актлар залында, Ху Цзиньтао Дәрәҗәле кунаклар китабында истәлеккә имзасын куйды һәм “200 еллык тарихка ия даһи Казан дәүләт университеты – кадрлар бишеге”, - дигән сүзләрне язып калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International