28 март көнне КХР Рәисе Ху Цзиньтао җитәкчелегендәге Кытай Халык Республикасы делегациясе “Казан” халыкара ат-спорт комплексында Татарстан тауар җитештерүчеләре күргәзмәсендә булды. Экспозиция буенча Кытайның беренче кешесен Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев озатып йөрде.
Кәргәзмәдә “Казан вертолетлар заводы” ААҖ, “Камаз” ААҖ, “Казан мотор төзү оешмасы” ААҖ, “А.М.Горький ис. Яшел Үзән кораблар төзү заводы” ААҖ, “Серго исемендәге завод” ФДУП кебек зур сәнәгый оешмаларның тауарлары макетлары һәм стендлары булдырылды. Шунда ук Татарстанның икътисади потенциалын тәкъдир итүче мультимедиа стендлар урнаштырылган иде. Экспозиция буенча аңлатмаларны кунакларга Татарстан Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов биреп торды.
Ат-спорт комплексы каршында төрле модификацияле КАМАЗ автомобильләре төзелеп баскан иде. “КАМАЗ”лар белән янәшә тиздән Татарстанда җитештерелә башлаучы "Great Wall" кытай компаниясе машиналары торды.
Экспозицияне карап чыккач КХР делегациясе В.И.Ульянов-Ленин исемендәге Казан дәүләт университетына юл тотты.