Минтимер Шәймиев: “Театр ул - халык бердәмлеген һәм милләт ныклыгын саклаучы әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия олы сәнгать төре”

2007 елның 27 марты, сишәмбе

Татар театрының 100 еллыгы – халкыбызның мөкатдәс бәйрәме. Йөз ел дәвамында татар милләтенең рухын, милли үзенчәлеген, телен, әхлагын саклап һәм үстереп, безне бербөтен халык итеп тотучы татар театры, һичшиксез, олы ихтирамга, чиксез мәхәббәткә лаек.

Бүген Халыкара театр көнендә, Казанның күрке – Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында узган 100 еллык тантанада Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев театр әһелләрен бөек бәйрәм белән тәбрикләде.

Иң элек, тантананың беренче өлешендә, Илбашы һәм аның тормыш иптәше Сәкинә ханым театрга нигез ташы салынган чорда төрле истәлек ядкәрьләрен тыңлап, тарих битләренә сәяхәт кылып, хатирәләрне яңартты, “Кызганыч бала”, Мирсәй әмир әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Гөлҗамал” драмасыннан тәкъдим ителгән өзекләрне, театр күгендә якты йолдыз булып кабынган “Зәңгәр шәл”, “әлдермештән әлмәндәр”, “Телсез күке”, “Баскетболист” кебек спектакльләрдән кызыклы күренешләрне тамаша кылды. әйтергә кирәк, спектакль элекке заман таләпләрен истә тотып, суфлер катнашында оештырылган. Сәхнәдә барлык артистлар авызыннан да театр турында эчтәлекле фикерләр, купшы сүзләр яңгырап торудан туктамады.

Минтимер Шәймиев искиткеч зур вакыйга уңаеннан бәйрәм шаһитларының һәммәсенә Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау сүзләрен ирештерде. “Кадерле дуслар! Сезне Татар театры сәнгатенең 100 еллык юбилее белән тәбрикләвемә бик шатмын. Үз традицияләрен һәм яңарыш күренешләрен уңышлы үреп бара белүче даһи Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының үзәк урынны биләп торуы игътибарга лаек, даһилыгы белән ул татар һәм рус мохитен генә үзенә мөкиббән итеп калмыйча, чит ил тамашачысының да мәхәббәтен казанды. Узган йөзъеллык милли сәнгать тотрыклылыгы, аның чәчәк атуы, актер һәм режиссер осталыгы юнәлеше буенча абруйлы мәктәпләрнең сафка басу дәвере буларак тарихка кереп калды. Татар театры җиһанга үз хезмәтенә тугры булып калган бихисап сандагы талантлы күренекле шәхесләр, чын энтузиастларны бүләк итте. Шунысы мөһим: театр үсешенең чишмә башы булып саналган беренче һөнәри труппалар, мәгърифәттә, әхлак тудыруда идеал булып хезмәт итеп, хәлиткеч роль уйнады, мәдәниятләр багланышын баетып, цивилизацияләр диалогы күпере ролен башкарды. Ихлас күңелдән Сезгә илһам чишмәгезнең саекмавын, яңа иҗат уңышлары, бетмәс-төкәнмәс шатлыклар һәм изге гамәлләр теләп калам”, - диелә РФ Президентының котлау хатында.

Үз чиратында, Минтимер Шәймиев театр әһелләрен шулай ук җылы чыгышы белән дәртләндерде. Чыгышының башында ул артист тормышының хикмәтле хәлләргә гаять бай булуын искәртеп, күңелендә җыелган барлык эчкерсез сүзләрен залдагы тамашачы игътибарына һәм юбилей сәбәпчеләре – театр артистларына юллады. “Бүген халыкара театр көне. Дөньяның барлык театраллары бәйрәм итә. Тантананың беренче бүлегендә театр сәнгатенең дөньяга ничек “аваз салуы”, аякка басуы, аның үсеше бәрабәренә кемнәрнең көч түгүе, репрессия чорында нинди шәхесләрнең үз тормышларын корбан итүе ачык тасвирланды. Чыннан да, театр ул - халыкны халык, ә милләтне милләт итә белүче әйтеп бетермәслек зур кыйммәткә ия олы сәнгать төре”, - ди республика җитәкчесе. Президент һәрвакыттагыча үз сөйләменә хас шаяру төсмерен дә сиздереп: “Дөрес, мин драматург була алмадым, драматургиясе бар-барын, роле башка”, - ди ул.

Минтимер Шәймиев сәхнә түренә чыгып баскан республика буенча сибелгән татар театрлары, Россия күләмендә гамәлдә торучы театр вәкилләренең дә шатлыгын уртаклашып, аларның барчасына олы рәхмәтен җиткерде. Шулай да бәйрәм сәхнәсе бизәге булып торучы Камаллыларга Татарстан башлыгының мөнәсәбәте, әлбәттә, башкачарак. Президентның Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрын, бал кортлары арасында “ана кортка” тиңләве хакындагы игъланы, тамашачылар тарафыннан хупланып, көчле алкышларга күмелде. Камал театрының башкаларга үрнәк һәм тылсымлы көч булуына ишарәләп ул: “Чыннан да, Камал театры барыбызның берлеген тәэмин итә, халыкны тәртип кысаларында нык тотып, шәхси кагыйдәләренә көчләп такмый, әмма шул ук вакытта буйсындыра белә. Барыбызга да үрнәк булып, чын сәхнә осталыгы белән бүлешеп, театрны саклап калу бурычына намус белән хезмәт итеп, ватандашларны чын тормыш рәвешенә өйрәтеп, әхлаклы мәдәни дөньяга тартып кертә”, - дигән фикердә Президент.

Уйлап карасак, чыннан да шулай бит, татар театрын шаулап үсеп утыручы агач дип күзалласак, нык кәүсәсе – Галиәсгар Камал исемедәге Татар дәүләт академия театры, куе ябалдашы Татарстанда һәм Уфа, Мәскәү, Оренбург, әстерхан, Чиләбе, Җаек, Ташкент, Бохара, Алма-Ата, Баку, Санкт-Петербург һәм башка шәһәрләрдәге мәдәни учакны тәшкил итүче театрлардан гыйбарәт. “Язмышыгызны сәхнә белән бәйләп, театр сәнгатенең әһәмиятен халыкка җиткерүдә керткән өлешегез, аңлы эшчәнлегегез өчен Сезгә бик зур рәхмәт. Чын күңелдән котлыйм һәммәгезне”, - дигән сүзләре белән мөрәҗәгать итте ул юбилярларга.

Минтимер Шәймиев билгеләп узуынча, 5 СССР артисты биргән театр бүген безнең арада исән-сау булган бердәнбер шәхес – СССР, Россия, Татарстанның халык артисты, Тукай бүләге лауреаты Шәүкәт Биктимеров белән горурлана ала. әйе, Шәүкәт аганың сәхнәгә чыгуы белән, зал үзе дә сизмәстән, данлыклы “әлмәндәр карт”ны аягүрә басып каршы алды. “Мондый шәхесләр белән бер сәхнәдә уйнау – артистлар тормышында үзе зур бәхет, шул ук вакытта зур җаваплылык та”, - дип, Илбашы урта буын, яшь буын вәкилләренә дә тиешле җылы мактау сүзләрен ирештерде. “Татар тамашачасын камил уен белән гаҗәпләндергәч, башка халык турында әйтеп тору да урынсыз”, - ди ул.

Татарстан Президенты театр сәнгатен генә түгел, ә, гомумән, мәдәниятне тернәкләндерүдә катнашкан, авыр елларда да театр сәнгатенә мәхәббәт уята белгән, әмма бүгенге көндә безнең арада булмаган танылган шәхесләрне дә искә алып узды. Элек театр барлыкка килгән елларда, һәр спектакльне Тукайның шигыреннән башлауларын ассызыклап, Илбашы даһи шагыйрьнең шигыреннән өзек китерде: “Халыкка дәрсе гыйбрәттер театр күңелдә йоклаган дәртне уятыр. Театр яктылыкка, нурга илтә, кире юлга җибәрми, уңга илтә”, - шушы юллар аның бөтен милләттәшләр исеменнән әйтелгән котлау чыгышына нокта куйды.

Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры ТР Президентының Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Дәүләт бүләген театр директоры Шамил Закиров һәм театрның баш режиссеры, Тукай бүләге лауреаты Фәрит Бикчәнтәев кабул итеп алды. Бүләкләр әле моның белән генә тәмамланмады. Минтимер Шәймиев Шамил Закировны умартачы дип атады һәм РФ Президенты Указы нигезендә театр башлыгына мәдәният өлкәсендәге уңышлары өчен “РФ мәдәният хезмәткәре” Мактаулы исемен тапшырды.

Тантанада ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова һәм башка рәсми затлар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International