28 мартта Кытай Халык Республикасы Рәисе Ху Цзиньтао җитәкчелегендәге КХР делегациясе Казан Кремлендә булды. ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы исемлегенә кертелгән бу тарихи һәйкәлнең күренекле урыннары белән дәрәҗәле кунакларны ТР Президенты Минтимер Шәймиев үзе таныштырды.

Кремльдә делегация Кол Шәриф мәчетендә булды. Анда кунакларны ТР мөфтие Госман-хәзрәт Исхаков һәм Кол Шәриф мәчете имам-хатыйбы Рамил-хәзрәт Юнусов каршы алды.

Кунаклар Благовещение Соборында да булдылар. Казан һәм Татарстан Архиепископы Анастасий, Благовещение Соборы иеромонахы Мефодий делегация әгъзаларына собор тарихы турында тәфсилләп сөйләп бирде.