ТР Президенты Минтимер Шәймиев Буа шәһәренә эшлекле сәфәр кыла

2007 елның 30 марты, җомга

30 мартта ТР Президенты Минтимер Шәймиев республика буенча чираттагы рәсми сәфәре белән Буа муниципаль районында.

Буа шәһәрендә “Арктика” боз сараен сафка бастыру өчен республика бюджетыннан 20 миллион сум акча сарыф ителгән. Бүген Боз сараен ачу тантанасында Минтимер Шәймиев йөзләрендә бәхет елмаюы балкыган балаларны котлады.

Тантанада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары – транспорт һәм юл хуҗалыгы министры Владимир Швецов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәдәният министры Зилә Вәлиева, ТР финанс министры Радик Гайзатуллин, ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министры Марат Бариев, РФ Дәүләт Думасы депутаты әгъзам Гобәйдуллин, Казан шәһәр Думасының физик тәрбия һәм спорт буенча комитет рәисе урынбасары Илдар Гыйльметдинов катнашты.

Мәртәбәле кунакларны Буа егет һәм кызлары ипи-тоз, чәкчәк, тальян моңнары, җыр һәм бию белән каршы алды. Кызыл тасманы кисеп эчкә үтүгә Буа муниципаль районы башлыгы әгълам Садретдинов кунаклар алдында чыгыш ясады. “Ел ярым дәвамында төзелгән искиткеч боз сарае балаларның спортка хирыслыгын арттыруда зур мөмкинлек ача. Узган ел Буа хоккейчылары республика буенча уздырылган турнирда Татарстан Президенты Кубогына лаек булды”, - дип әгълам Садретдинов ТР Хөкүмәтенә бина өчен олы рәхмәтен ирештерде. Район башлыгы әйтүенчә, боз сарае швед җиһазлары белән тәэмин ителгән.

Боз өстендә буалыларны ТР Президенты Минтимер Шәймиев тә тәбрикләде. “Хөрмәтле буалылар. Чыннан да бүгенге вакыйга Буа өчен гадәти түгел. Муниципаль берәмлек башлыклары теге яки бу объект ачылышы өчен акча сорап килгәндә, кайвакыт аларның үтенечен кире кагарга да туры килә, чөнки акча беркайчан да күп булмый. ә әгълам Садретдиновның мөрәҗәгате белән мин ризалаштым, буалылар боз сараена лаек. Аларның республикада тоткан урыннары үзенчәлекле, Татарстан үсешенә керткән өлешләре югары. Буалылар – газиз җиренә мөкиббән булган хезмәт сөючән халык”, - дип белдерде Илбашы. “Буаның гаҗәеп җирлек булуы өстән шәп күренә, булдырасыз!”, - дип дәртләндерде Президент төбәк халкын. “Буа хоккейчылары бозлары булмаган килеш тә призлы баскычлардан түбән төшмәде, ә хәзер инде боз булгач спорт белән шөгыльләнеп күнекмәләрне шомарткач, сезгә бөтенләй тиңнәр табылмас”, - дигән фикерләрен җиткерде ул.

Минтимер Шәймиев әйтүенчә, Казаннан тыш бүген республикада 18нче боз сарае сафка баскан. “Бу - халык тормышының дәрәҗәсе камилләшүен раслый, яшьләрнең конкурентлыкка сәләтле гражданнар булып үсүе – төп бурыч”, - ди ул. Аның сүзләренә караганда, балаларның сәләтләрен гамәлгә ашыруда аларның мөмкинлекләрен чикләү ярамый. “әлеге боз сарае тәрбия процессының бер өлеше. Татарстанда талантлы балаларның артуы республиканың чәчәк атуы өчен ныклы нигез, ди ул. Татарстан башлыгы Буада ныклы традицияләр урнашуын, республика өчен үрнәк район булуын билгеләп узды.

Бәйрәм бүләкләргә бай була гадәттә. Боз сараена Минтимер Шәймиев хоккей формасы җыелмасына сертификат тапшырды. Кунак ашы – кара-каршы дигәндәй, команда капитаны, үз чиратында исә, Минтимер Шәймиевкә иң эчкерсез рәхмәт сүзләрен җиткерде. “әкият кебек тоелган хыялны чынга ашыруыгыз өчен рәхмәт сезгә. Урамда – яз, ә без боз өстендә басып торабыз, спорт белән җитди шөгыльләнеп, югары үрләргә ирешүебезгә вәгъдә бирәбез”, - ди ул.

Минтимер Шәймиев беренче алканы боз мәйданы үзәгендә уенчылар өчен үзе төшерде. “Татнефть” ААҖ генераль директоры, “Ак Барс” хоккей клубы президенты Шәфәгать Тәхәүтдинов исә буалыларга 44 уенчыга ике форма җыелмасына сертификат бүләк итте.

Мәртәбәле кунаклар алдында юниорлар арасында дөнья кубогында катнашучылар – “Идел” командасы фигуралы шуу осталары чыгыш ясады.

Алга таба Минтимер Шәймиев РФ Саклык банкының Буадагы 4672нче бүлегенең яңа бинасын ачу тантансында катнашты.

Россия Саклык банкының Буадагы бүлеге 1930 елда оеша. Аның үсеш юнәлешендә клиентларга хезмәт күрсәтүнең яңа нокталары барлыкка килгән. Бүгенге көндә Буада 30 бүлекчәдән башка, касса бүлегеннән тыш 20 операция кассасы гамәлдә тора. Халыкка хезмәт күрсәтү тәртибен җайлаштыру өчен операцияләр санын арттырырга мөмкинлек бирүче яңа махсус бина төзелгән. Аның мәйданы 2612 квадрат метр тәшкил итә. өч катлы бинада физик, юридик затлар һәм VIP-шәхесләргә хезмәт күрсәтү заллары эшләячәк. Банк бүлеге өстәмә керемнәр кабул итү, акчаларны өлешләп тапшыру, физик һәм юридик затларга кредитлар бирү, кыйммәтле металлар белән операцияләр үткәрү, урам банкоматы аша хезмәт күрсәтү һәм башка хезмәтләр тәкъдим итә. Ул соңгы заманча технологияләргә нигезләнеп җиһазландырылган. Идарәчелек эшләре – Әмир Шакиров кулында.

Минтимер Шәймиев бинаның гаҗәеп күркәм күренешен ассызыклап: “РФ Саклык банкының Буадагы бүлеге – шәһәр бизәге”, - диде. Сүз уңаеннан шуны да билгеләп узарга кирәк - төзелеш өчен кирпеч Түбән Новгород һәм Самарадан кайтарылган. әлеге мәсьәләдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Хөснуллин Президент тарафыннан тәнкыйть сүзләрен ишетте. “Министр булсам минем кирпечнең читтән китерелүенә түземлегем җитмәс иде”, - диде Илбашы. Марат Хөснуллин аклану сыйфатында: “Ике ел эчендә кирпечне үзебездә җитештереп, хәтта читкә чыгару да күздә тотыла. Мәсьәлә игътибар үзәгендә”, - дип ышандырды.

Президент шулай ук “Дельфин” йөзү бассейнын карап чыгачак һәм Буа сатира театры бинасының төзекләндерү эшләренә дә бәя бирер дип көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International