13 апрельдә Кремльдә ТР Президенты Минтимер Шәймиев Алтай Республикасы Дәүләт Җыелышы – Әл Корылтай рәисе Иван Белеков җитәкчелегендәге делегацияне кабул итте.
Очрашу вакытында Иван Белеков Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевкә "Алтай Республикасының Мактаулы гражданы" исеме бирелүен раслаган күкрәк билгесе тапшырды.
Әлеге мәртәбәле Дәүләт бүләге дәүләт һәм иҗтимагый эшчәнлектә казанышларга ирешкән, республиканың социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән, халыклар арасында тынычлык, дуслык һәм хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен ныгытуда нәтиҗәле эш күрсәткән шәхесләргә бирелә.
Алтай Республикасы Мактаулы гражданың ("Алтай Республикасынын Кундулу кижиси") исеменә лаек булучыларга "Республика алдындагы казанышлар өчен" дигән күкрәк билгесе тагыла. Анда Алтай символы – Белуха тавының өч түбәсе һәм 3 йолдыз сурәтләнгән.
Иван Белеков белдергәнчә, Татарстан Президенты бу Дәүләт бүләгенә иң лаеклы шәхес. "Минтимер Шәймиев безнең республикада зур популярлык казана. Республикабыз төзелгән чордан алып ул бездәге хәлләр, проблемалар, мәсьәләләрнең чишелеше белән даими кызыксынып тора", – дип белдерде Алтай Республикасы парламенты рәисе. Дуслык авыр чакта сынала, диләр. Моннан 3 ел элек Алтай Республикасында көчле җир тетрәү булганнан соң, Татарстан башлыгы беренчеләрдән булып ярдәм кулын сузды. "Бу игелекне халкыбыз беркайчан да онытмаячак. Татарстан Президентына Алтай Республикасының мактаулы гражданы исемен бирү безнең тау республикасы җитәкчелеге, күпмилләтле Алтай халкының зур рәхмәт билгесе дә", ди Иван Белеков.
Алтай Республикасы делегациясе Татарстанга 3 көн элек килгән иде. Алар Татарстан Дәүләт Советы аппараты, даими комитетлары эшчәнлеге белән якыннан танышты, коллегаларының эш тәҗрибәсен өйрәнде. Кремльдәге очрашуда Иван Белеков Татарстан башлыгына шуннан алган тәэсирләрен җиткерде.
Алтай Республикасы белән Татарстанны ныклы парламентара элемтәләр генә түгел, уртак төрки тамырлар да бәйли. Алтай – барлык төрки халыкларның тарихи ватаны. 552 елда биредә борынгы төркиләр үзләренең беренче дәүләтләрен – Төрки Каганлыгын төзегән.
Алтай Республикасының мөстәкыйль субъект булып яшәвенә әле ун елдан артык кына. Минтимер Шәймиев очрашу барышында Таулы Алтай территориясендә мөстәкыйль республика төзүнең башында торган, Алтай Республикасының беренче җитәкчесе Валерий Чаптыновны зур хөрмәт белән искә алды. Татарстан башлыгы белдергәнчә, зур авырлыклар аша төзелгән республика мөстәкыйль субъект булып яши һәм яшәргә тиеш. Аның язмышын хәл иткәндә икътисади мәнфәгатьләр беренче планга чыгарга тиеш түгел.
Минтимер Шәймиев бу визитның ике республика өчен дә хезмәттәшлектә яңа мөмкинлекләр ачуын ассызыклады. Ул, беренче чиратта, авыл хуҗалыгы, туризм өлкәләренә кагыла. Очрашуда фән, мәдәният, мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлекне ныгыту хакында да килешенде.