КХР делегациясе Казан вертолет заводында булды

2007 елның 28 марты, чәршәмбе

Ху Цзиньтао җитәкчелегендәге КХР делегациясе Татарстанга визиты кысаларында “Казан вертолет заводы” ААҖдә дә булды. Җитештерү мөмкинлекләрен Кытай кунакларына заводның генераль директоры Александр Лаврентьев күрсәтте. Очрашуда шулай ук ТР Президенты Минтимер Шәймиев һәм ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов булды.

“Казан вертолет заводы” ААҖ авиация сәнәгате тармагында Ауропаның алдынгы заводлары арасында. Әлеге вертолетларның ышанычлылыгын, җайлылыгын һәм куркынычсызлыгын Россия кулланучылары гына түгел, чит ил оешмалары да күптән белә. Шуңа күрә “Казан вертолет заводы” продукциясе 80нән артык илдә кулланыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International