Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев рәислегендә Хәйриячелек буенча советның чираттагы утырышы узды.
Утырышта ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, ТР Президент Аппараты, ТР Министрлар Кабинеты, ТР Дәүләт Советының җаваплы хезмәткәрләре, муниципаль берәмлек башлыклары, хәйриячеләр, дин әһелләре һәм башкалар катнашты.
“Хәйрия елында алынган старт башлангычы күрсәткечләре начар түгел. Иганәчелекне торгызу идеясен үзләштерү зуррак акыл-зиһеннәр нәтиҗәсендә гамәлгә ашырылып, җәмгыятьнең рухи-матди көченә әйләнә бара”, - дип ачып җибәрде утырышны республика башлыгы. Аның сүзләренә караганда, хәйриячелек өлкәсендә законга таянып эшләү вакыты килеп җитте. Шул уңайдан, хәйриячелектә закон чыгару эшчәнлеген камилләштерүгә багышланган доклады белән иң элек киңәшмәдә Римма Ратникова хисап тотты.
Хәйрияче, химаячеләр өчен салым ташламалары белән бәйле мәсьәләләр турында ТР Юстиция министры Мидхәт Корманов чыгыш ясады. Массакүләм мәгълүмат чараларының хәйриячелек гамәлләрен яктыртудагы роле турында ТР “Татмедиа” гаммәви коммуникацияләр агентлыгы генераль директоры Марат Моратов бәян итте. Инвалидларның көнкүрешенә кагылышлы проблемалар ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтенроссия инвалидлар оешмасының Татарстан берләшмәсе рәисе Рифат Ганибаевның докладында чагылыш тапты.
Утырышта шулай ук РФ Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллин, ТР милли-мәдәни оешмалар ассоциациясе президенты Сәгыйть Җаксыбаев, ТР Президенты каршындагы социаль мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Татьяна Ларионова чыгыш ясады.