Казан Ратушасында Ауропа-Азия икътисади берләшмәсе әгъза дәүләтләренең Финанс-икътисади сәясәт советының IV утырышы ачылды

2007 елның 6 апреле, җомга

"Татарстан көнбатыш һәм көнчыгышны бәйләүче уртак күпер ролен уйный. Мәдәни традицияләргә сакчыл мөнәсәбәттә тора. Ауропа-Азия икътисади берләшмәсенә керүче дәүләтләрнең дәрәҗәле җитәкчеләрен кабул итү республика өчен мәртәбәле күренеш. Шуңа инандык - финанс-икътисад проблемаларының хәл ителешенә бигрәк трансмилли компанияләр йогынты ясый. Сәүдә-икътисади оешмалар даирәсе дә киңәя бара. Әлеге шартларда озак вакытларга исәпләнгән үзара хезмәттәшлек мөнәсәбәтләрен җайга салу тауарлар һәм эшче көчләр хәрәкәтен тәэмин итү зарурлыгы тагын да арта", - дип ачып җибәрде утырышны ТР Президенты Минтимер Шәймиев.

"Килешенгән макроикътисади параметрлар, коммуникация, инфраструктураның югары күрсәткечләренә гармонияле закон чыгару тармагы белән берлектә Ауропа-Азия икътисади берләшмәсе илләре төпле оештыру карарлары хисабына гына икътисади потенциалын халыкара мәйданда дәрәҗәсен күтәреп көндәшлеккә сәләтлегә әверелә ала. Бүген көн кадагына куелган мәсьәләләр алар безнең республика өчен дә мөһим", - ди Минтимер Шәймиев.

ТР Президенты сүзләренчә, бүгенге көндә Татарстанның Ауропа-Азия икътисади берләшмәсенә керүче илләр белән бергәләп тышкы сәүдә әйләнешен 1 миллион доллардан артып китә. Күзәтүче илләрне дә исәпкә алганда, ул 3 миллиард 300 миллион доллар тәшкил итә. Тауар әйләнешенең өчтән бер өлеше менә шушы киңлеккә туры килә. "Ауропа берлеге илләрендә Татарстанның дүрт вәкиллеге, өч сәүдә йорты гамәлдә тора", - дип Илбашы Татарстанның берлеккә керүче илләр арасында аеруча Казакъстан белән уңышлы хезмәттәшлеген билгеләп үтте. "Бүген проектлар булмаган икътисади өлкәнең бер генә тармагы да калмады", - ди ул. Аның сүзләренә караганда, нефть химиясе, автомобиль агрегатлары җитештерү, вертолет төзелеше һәм авыл хуҗалыгы өлкәләрендә Казакъстан белән уртак планнар ниятләнә. Моннан тыш, банк системасы юнәлешендә дә Казакъстан белән үзара аңлашуга корылган элемтәләр урнашкан. Украина, Белоруссия, Кыргызстан белән дә Татарстан уңышлы хезмәттәшлек итә.

"Татарстан Россия сәнәгатенең эре үзәге, биредә Россия нефтенең 7 проценты табыла. Россия сәнәгать продукциясенә килгәндә, 39 процент полиэтилен, 30 процент автомобиль шиналары, 18 процент йөк автомобильләре, каучукларның барлык төрләре диярлек биредә җитештерелә", - дип хәбәр итте Президент. "Республика табигый битумнар байлыгы белән дә горурлана ала", - ди Президент.

Минтимер Шәймиев Татарстанда тулаем төбәк продукты күрсәткечләре белән дә таныштырды һәм аның уйлавынча, агымдагы елда 7,5 процентка үсеш ниятләнә. Шулай ук аның тарафыннан республикада тулаем төбәк продуктын арттыру буенча карар чыгаруны исәпкә алмаган программа да әзерләнгәне билгеле булды. Якын арадагы планнар белән уртаклашып, ТР Президенты май аенда Казанда Ауропа төзекләндерү һәм үсеш банкы җитәкчеләренең киңәшмәсе үтәчәген дә хәбәр итте. "Бүгенге очрашуның үзара хезмәттәшлек җепләрен ныгытуына ышанып калам", - ди ул. РФ икътисади үсеш һәм сәүдә министры Герман Греф исә, Татарстанның чыннан да Россия аренасында сәяси икътисады белән төп урын алып торуын ассызыклады.

"Ауропа икътисади берлеге оешканнан бирле, аның әгъзалары исемлегендә Белоруссия, Казакъстан, Кыргызстан, Россия, Таҗикстан һәм Үзбәкстан була. 2002 елда Молдовия, Украина республикаларына Ауропа икътисады берлеге каршында күзәтүче статусы бирелә. 2006 елда берлек әгъзалары рәтенә Үзбәкстан кушыла. Оешманың төп максаты булып бердәм икътисади киңлекне формалаштыру процессын тизләтүне тәэмин итү санала".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International