12 апрельдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Аракчино гипсы” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтендә гипсокартон эшләнмәләре җитештерү буенча яңа цех эшчәнлеге белән танышты.
Ачылыш тантанасында ТР Президенты каршындагы икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды башкарма директоры Тәлгать Абдуллин, “Кара Алтын” АКБ ЯАҖ директорлар советы рәисе - “Аракчино гипсы” җәмгыятен гамәлгә куйган Ринат Абдуллин, “Аракчино гипсы” ҖЧҖ директоры Шамил Галиев, Кытай Халык Республикасының “Цзиньжоу Дун-Фен Машинери” оешмасы генераль директоры Чи Зи Тяну, Казанның Киров районы башлыгы Александр Сергеев һәм башкалар катнашты.
Тантана башында билгеләп узылганча, яңа цех предприятие хезмәткәрләренең намуслы көч түгүе, гадел тырышлыгы, чит ил партнерларының төгәл анык эш итүләре, инвесторларның тугры стратегиясе ярдәмендә кыска вакыт эчендә аякка бастырыла.
“Аракчино гипсы” җәмгыятен гамәлгә куючы Ринат Абдуллинның чыгышы көчле алкышларга күмелде, чөнки, ни дисәң дә, әлеге шәхес оешма җитештерүчәнлеге башында тора. Аның сүзләренә караганда, бүгенге вакыйга шаһитлары булу өчен Ауразиянең күп кенә дәүләтләреннән вәкилләр килгән. Россия Федерациясе, Кытай, Үзбәкстан, Украина, Молдавия, Эстония, Франция, Алмания кунаклары бүген Казанда кунакта. “Төзелеш материалларына ихтыяҗ бүген Россиядә көн үзәгендә булган мәсьәләләрнең берсе, бу торак төзелеше күләмнәре елдан-ел арта баруы белән бәйле. Аракчино зоводы территориясендә яңа җитештерүчәнлек өчен кирәк булган барлык алшартлар да бар. Оешма эшәнлеген гамәлгә куючы әйтүенчә, биредәге җитештерүчәнлек Кытай технологиясенә нигезләнеп оештырылган.
Яңа цехның калкып чыгуына Татарстан инвестицияләре салынган. “Интехбанк” һәм “Кара алтын” банкы озак вакытка кредит биргән. Финанс чараларының 20 проценты заводның үз тупланмалары хисабыннан. Минтимер Шәймиев Ринат Абдуллинга елына ярты миллиард сумлык продукция җитештерү күләменә чыгу максатын куйды. Аның боерыгыннан аңлашылганча, киң җитештерүчәнлекне җәелдерү шарт.
“Вакыты-вакыты белән, бәхеткә каршы, соңгы вакытта хәтта бик еш, җитештерү оешмаларының исемлеген тулыландырып, заман таләпләренә җавап бирүче яңа сәнәгать корпусларын ача баруыбыз сөендерә. Нефтехимия өлкәсендәге казанышлар аеруча зур өмет уята”, - дип башлады республика җитәкчесе тәбрикләү чыгышын. Аның сүзләреннән аңлашылганча, республика калын гипс ятмаларына бай булуына карамастан, бу юнәлештә җитештерүчәнлекне киңәйтүдә сүлпәнлек сизелеп килде. “Табигатьтә гипс – иң яхшы сыйфатлы, экологик яктан чиста төзелеш материалы. Ул дымны үзенә сеңдереп, камилрәк үзләштерелә”, - ди Илбашы. “Гипска кытлык кичермибез, димәк, дәүләт хакимияте органнары вәкилләре һәм бу тармак өчен җавап бирүче хезмәткәрләр тарафыннан гипс заводы базасында төзелеш материалын җитештерү мөмкинлекләрен масштаблы төстә үзләштерү таләп ителә”, - дип боерды ул.
Татарстанда гипс җитештерү күләмнәре артуын дәвам итә. 2009-2010 елларда төзелеш гипсын җитештерүне елына 120 мең тоннага җиткерү күзаллана, гипсокартон битләр 15 миллион квадрат метр, гипс плитәләре 600 мең квадрат метр, коры гипс кушылмалары – елына 60 мең тоннага кадәр җитәр дигән фаразлар бар.