5 апрельдә өченче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының утыз беренче утырышы ачылды. Аның эшендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Прокуроры, Югары Суд, Арбитраж Суд, Үзәк сайлау комиссиясе рәисләре, РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасына Татарстаннан сайланган депутатлар, Федерация Советындагы Татарстан вәкилләре һ.б. катнаша.
Утырыш көн тәртибендә 70тән артык мәсьәлә. Аларның күп өлеше Россия субъектларындагы Закон чыгару органнарының теге яисә бу мәсьәлә буенча федераль органнарга мөрәҗәгатьләре һәм закончалык башлангычлары.
«ТРның бәйрәм һәм истәлекле көннәре» турындагы ТР Законына үзгәрешләр кертү хакындагы канун проекты беренче укылышта карала. Ул республикада 3 миллиард тонна нефть чыгару вакыйгасына бәйле. «ТР Бюджет кодексына үзгәрешләр кертү», «Икътисади үсеш өлкәсендә ТРның кайбер закон актларына төзәтмәләр», «Янгын куркынычсызлыгы» турындагы закон проектлары да шулай ук беренче укылышта каралыр дип көтелә.
Дәүләт Советы утырышында ТР Хисап палатасының ел дәвамында башкарган эше буенча да хисап тыңланылачак. Шулай ук «ТРда гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турындагы законнарны үтәүнең торышы» хакында ТР Прокуроры мәгълүматы да җиткерелә.