Татарстан Президенты Бөекбритания Парламентының җәмәгать палатасы депутатлары белән очраша

2007 елның 3 апреле, сишәмбе

3 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә Роберт Уэринг җитәкчелегендә Бөекбритания Парламентының Җәмәгать палатасы делегациясен кабул итте.

Очрашуда Минтимер Шәймиев мәртәбәле кунакларга Татарстанның социаль-икътисади үсеше, республикада толерантлык мөнәсәбәтләренә нигезләнгән диннәрара һәм милләтара теләктәшлек, төрле юнәлешләрдә тотрыклылыкка ирешү хакында бәян итте. Бөекбритания Парламентының Җәмәгать палатасы депутатлары, үз чиратында, Татарстанга кыла торган сәяхәтләреннән тәэсирләре белән уртаклашты һәм үзләрен борчыган мәсьәләләр белән мөрәҗәгать итте. Күтәрелгән мәсьәләләр арасында, ике ил арасында төрле өлкәләрдә тәҗрибә алмашу, тоткарланган Британия диңгезчеләре белән бәйле ситуация буенча фикер алышу булды.

Делегация әгъзалары Казанга сәфәре кысаларында ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Александр Гусев, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте Рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый белән очрашкан. Кунакларның Раифа ир-атлар Богородица монастырена, Казан дәүләт университетына баруы һәм Казанның тарих-мәдәни һәйкәлләре белән танышуы да ниятләнә.

Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратникова, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе – Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР гаммәви коммуникацияләр буенча “Татмедиа” агентлыгының генераль директоры Марат Моратов һәм башкалар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International