Казанда "Татарстанның тотрыклы үсеше өчен инновацияләр" исемле ярминкә ачылды

2007 елның 19 апреле, пәнҗешәмбе

19 апрельдә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев һәм Бөтендөнья Банкының Россия буенча директоры - Бөтендөнья Банкының Мәскәүдәге даими вәкиле Клаус Ролланд Казанда "Корстон" кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында, "Татарстанның тотрыклы үсеше өчен инновацияләр" исемле инновация үсеше проектлары ярминкәсен ачып җибәрде.

Ярминкәне Бөтендөнья Банкы, ТР Инвестиция-венчур фонды, ТР Фәннәр Академиясенең перспективалы икътисади тикшеренүләр үзәге оештырган. Март аенда Бөтендөнья Банкы җитәкчелеге "ТРның тотрыклы үсеше өчен инновацияләр" конкурсының 50 финалистын сайлап ала. Бәйгегә барлыгы 423 гариза тапшырылган. Финалга чыккан проектлар арасында, 14е яңа ресурс һәм энергия саклау технологияләренә багышланган, 11е сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш инфраструктурасы өлкәсенә кагылышлы, 10 проект тирә-як мохитне саклап калуда, чүп-чар һәм калдыкларны җыю һәм эшкәртүдә заманча технологияләр кертүне күздә тота, 5 проект биотехнологияләр һәм авыл хуҗалыгы тармагында инновацияләр җәлеп итүгә юнәлдерелгән. 4 проект мәгариф өлкәсендәге яңа технологияләр, кадрларны яңадан әзерләү һәм тармакара кластерлар булдыруны кайгырта. 3 проект мәгълүмати технологияләр өлкәсендә инновацияләрнең коммерцияләнүенә һәм тагын 3 се яңа медицина технологияләрен коммерцияләүгә багышлана.

Минтимер Шәймиев ярминкә ачылышында ассызыклап узганча, Бөтендөнья Банкы тарафыннан Казанда тәүге тапкыр шундый чара үткәрү башлангычы, киләчәктә Банк һәм республиканың хакимият структуралары арасындагы хезмәттәшлекнең көчәюенә тәэсир итәр дип ниятләнә.

Ярминкәдә ТР ягыннан ТР Президент Аппааты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин, ТР Президенты каршындагы халыкара мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе - Тышкы элемтәләр департаменты директоры Тимур Акулов, ТР Президенты каршындагы социаль-икътисади мәсьәләләр буенча дәүләт киңәшчесе Марат Сафиуллин, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары - икътисад министры Борис Павлов, ТР Сәүдә һәм тышкы икътисади хезмәттәшлек министры Хафиз Салихов, ТР Премьер-министрының халыкара финанс оешмалары белән бәйләнешләр буенча киңәшчесе Мурад Гаделшин, ТР Инвестиция-венчур фонды директоры Марат Фәйзрахманов, республика министрлык һәм ведомство җитәкчеләре, Бөтендөнья Банкы Россия Вәкиллеге Директорының операция мәсьәләләре буенча өлкән киңәшчесе Андрей Дарусенков катнашты.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International