Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев исеменә Россия Федерациясе Пенсия фонды идарәсе рәисе Геннадий Батанов исеменнән хат килде. Анда "РФ Пенсия фонды идарәсенең 2007 елның 20 март 60нчы номерлы карары нигезендә, Айрат Шәфигуллин җитәкләгән Россия пенсия фондының ТР бүлегенә "2006 ел өчен Идел буе федераль округының иң яхшы Россия пенсия фонды бүлеге" исеме бирелде" диелгән, дип хәбәр итә ТР Президенты матбугат хезмәте.
"Шәхсән сезгә һәм республика җитәкчелегенә Татарстанда үткәрелә торган эзлекле һәм нәтиҗәле социаль сәясәт, шулай ук Россия пенсия фондларының республика органнарына Россия гражданнарын пенсия белән тәэмин итү буенча зур эшендә һәм социаль реформалар үткәрүдә көндәлек һәм актив ярдәм иткән өчен рәхмәт сүзләре җиткерәм", - диелә юлламада.