СССРның спорт остасы, Таҗикстанның биш тапкыр, Урта Азия бәйгеләренең ике тапкыр, авыл спортчылары арасында СССР һәм Россия чемпионы, грек-рим көрәше буенча Душәнбедә уздырылган Халыкара турнир җиңүчесе, Россиянең һәм Татарстанның атказанган тренеры Мәгас Мөбәракша улы Сәхәбетдинов Татарстан Президенты Минтимер Шәймиевнең Рәхмәт хатына лаек.
Аны 13 апрель көнне Казанның Баскетбол спорт комплексында билбау көрәше буенча легендар тренерлар Мәгас Сәхәбетдинов һәм Әсхәт Шәйхетдинов призына үткән III Бөтенроссия ачык турнирында юбилярга Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры урынбасары Хәлил Шәйхетдинов тапшырды.
Шушы көннәрдә 70 яшен тутырган Мәгас Сәхәбетдиновны әлеге олуг бәйрәме белән котлап, Татарстан Президенты аңа иң изге теләкләрен җиткерә. "Татарстан бәхете өчен күпьеллык, нәтиҗәле хезмәтегез өчен иң изге ихтирам һәм рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз. Сез физик тәрбия бирүдә республикада танылган белгеч-педагог булып торасыз. Югары педагогик квалификация һәм тренерлык таланты, спорт-физик әзерлектә яңа методларны армый-талмый иҗади эзләнүегез, сайлаган эшегездә зур уңышларга ирешергә ярдәм итте. Йөзләрчә Россия һәм Халыкара класслы спорт осталары тәрбияләп, киң җәмәгатьчелекнең танылуын яуладыгыз. Билбау милли көрәшен пропагандалау һәм үстерүгә керткән шәхси зур өлешегезгә аеруча рәхмәт белдерәм һәм чын күңелдән сәламәтлек, уңышлар телим", диелә әлеге Рәхмәт хатында.