Дөньяның 30га якын иленнән студент спорты федерацияләре җитәкчеләре Казанга җыелды. Бүген 20 апрель көнне Татарстан башкаласында алар катнашында БДБ һәм Көнчыгыш Ауропа илләренең студент спорты проблемаларына багышланган Халыкара фәнни-гамәли семинар ачылды. Әлеге Халыкара масштабтагы чараны Казанда уздыру карары гыйнвар аенда Италиянең Турин шәһәрендә кабул ителгән иде.

Студентлар спорты проблемалары хакында фикер алышуларда Халыкара студентлар спорты берлеге (FISU) Президенты Джордж Киллиан җитәкчелегендәге делегация катнаша. "Корстон" үзәгендә үткән семинарны ачу тантанасында ТР Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Хөкүмәте Аппараты җитәкчесе - вице-премьер Сергей Нарышкин, ТР Премьер-министры Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин, Россия студентлар берлеге президенты Олег Матыцин һ.б. дәрәҗәле кунаклар катнашты.
Халыкара студентлар спорты берлеге өчен дөньяның төрле кыйтгаларында мондый чаралар оештыру гадәти хәл булса, аны беренче тапкыр кабул итүче Татарстан өчен бу олы вакыйга. "Сезнең артта студентлар спорты дөньясы булса, без шуның бер кисәге генә. Әмма без анда лаеклы урыныбызны алып, гуманизм идеяләре белән чорналган бу хәрәкәткә үзебезнең өлешебезне кертербез дип ышанам". FISU җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, үз чыгышында Татарстан Президенты әнә шулай дип белдерде. Элекке Советлар Союзы территориясендәге мөстәкыйль дәүләтләрдә (Россия, БДБ илләре) спортка тагын да зур игътибар бирелүен Минтимер Шәймиев аның халыкларны берләштерүче көчкә әйләнүе белән бәйләп аңлатты. Аның фикеренчә, демократик үсеш юлын сайлаган бу дәүләтләрдә халыкларны, бигрәк тә яшь буынны берләштерүне бүген спорттан башка күзаллап та булмый. Кешеләр аның тирәсендә теләп берләшә.
Президент үз чыгышында Бәйсез Дәүләтләр бердәмлеге, Көнчыгыш Ауропадагы студентлар спорты федерацияләренең эшчәнлеген югары бәяләп, Халыкара спорт бәйрәмен Татарстанда уздыру перспективаларына да тукталып үтте. Татарстан инде бу юнәлештә беренче адымын ясады. Билгеле булганча, 2011 елда җәйге Универсиаданы кабул итәргә дәгъва иткән шәһәрләр арасында Казан да бар иде. Татарстан башкаласы ахыргача көрәшеп, берничә тавышка Кытайның Шенчьжень шәһәреннән генә калышты. "Икенче урын алуыбыз безне җиңүләргә рухландырды гына. Ул Казанның киләчәктә беренче була алуын күрсәтте. Беренче старт уңышлы үтте дип саныйм. Шул югарылыкны саклап калырга тиешбез, бу безнең милли сыйфатыбыз", - ди Татарстан Президенты.
Минтимер Шәймиевнең бу фикерен РФ вице-премьеры Сергей Нарышкин да куәтләде. Ул Казанның 2013 елда узачак Халыкара җәйге Универсиаданы кабул итәргә шанслары зур дип саный, һәм ил Хөкүмәтенең Казанның бу инициативасын хуплаячагын белдерде. Спортта бары алга һәм биеккә генә дигән принцип өстенлек итә. Аның фикеренчә, Татарстан башкаласы инде югарыга таба адым ясаган һәм тагын 6 елдан халыкара студентлар спорты бәйрәмен кабул итү хокукын алуы гаделлекнең җиңүе булыр иде. Сергей Нарышкин FISU җитәкчелегенә Татарстан җитәкчеләре һәм Россия Хөкүмәте бу хокукны алу өчен көрәшәчәк дип ышандырды.
Халыкара студентлар спорты берлеге Президенты Джордж Киллиан фикеренчә, ике елга бер тапкыр уздырыла торган җәйге һәм кышкы уеннарны кабул итәргә теләк белдерүче илләрнең саны арту соңгы ун елда студентлар спортының популяр булуы,аның югары дәрәҗәгә күтәрелүе хакында сөйли. Студентлар спортының Казан шәһәре өчен нинди зур мәгънәгә ия булуын Татарстанга сәфәре вакытында үзе күреп инанган Джордж Киллиан Казанның бу спорт чарасын кабул итәргә шанслары югары дип бәяләде.
Бу минутларда "Корстон" үзәгендә студентлар спорты проблемаларына багышланган семинар үз эшен дәвам итә. Анда катнашучылар БДБ, Көнчыгыш Ауропа илләрендә студентлар спортының үсеш перспективалары, бу хәрәкәтне үстерүдә дәнья илләренең роле, студент спорты оешмалары хезмәттәшлеге, Универсиадалар уздыру тәҗрибәсе хакында фикерләре белән уртаклаша. Иртәгә семинар делегатларын Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев кабул итә. Сәфәр программасында шулай ук Казан шәһәренең спорт корылмаларында булу, Казанның истәлекле урыннары белән танышу каралган.