Минтимер Шәймиев "Труд" гәзите лауреаты булды

2007 елның 18 апреле, чәршәмбе

18 апрель көнне Казан Кремлендә Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев “Труд” гәзите баш мөхәррире Валерий Симонов белән очрашты. Баш мөхәррир Минтимер Шәймиевне “Труд” каһарманы” исеменә лаек булуы белән тәбрикләде.

Бу мактаулы исем ел саен, “Труд” гәзите укучылары хөрмәте билгесе буларак, иң танылган кешеләргә бирелә. Быел алар унау булган. Һәр лауреатны нинди дә булса танылган кеше тәкъдим итергә тиеш. Минтимер Шәймиевне Мәскәү һәм Бөтен Русия Патриархы Алексий II дустанә динара мөнәсәбәтләр булдыру эшенә күп көч куйганы өчен мактап тәкъдим иткән.

Лауретларны гәзит укучылары сайлыйлар. “Кагыйдә буларак, лауреатлар арасында сәясәтчеләр күп булмый, бер-ике кеше генә. Башка кандидатуралар буенча бәхәсләр чыкса да, Минтимер Шәймиевне бертавыштан редакция әгъзалары да, укучылар да хуплады”, - ди Валерий Симонов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International