Казан Ратушасында Административ реформаның хокукый аспектлары хакында фикер алышуга корылган секция утырышы узачак

2007 елның 20 апреле, җомга

20 апрельдә Казан Ратушасында Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев, РФ Хөкүмәт Аппараты җитәкчесе - РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Сергей Нарышкин һәм ИФОда Россия Президентының Тулы вәкаләтле вәкиле Александр Коновалов "Административ реформа: федераль тәҗрибә һәм Россия Федерациясе субъектларында гамәлгә ашырылу үзенчәлекләре" темасына "түгәрәк өстәл" утырышын ачып җибәрделәр.

Административ реформаның хокукый аспектларын тикшерүгә багышланган секция утырышында башкарма хакимият органнары функцияләрен тәртипкә китерү, вәкаләтләр чикләнешенең яңа этабы, закон чыгаруны камилләштерү юнәлешләре, административ регламентларның хокукый мәсьәләләре, җәмәгатьчелек хезмәтләрен күрсәтү процедурасы, "РФ дәүләт граждан хезмәте турындагы" Федераль законны тормышка ашыру, коррупция күренешләренә каршы торуда хокукый чаралар, дәүләт идарәсенең ачыклыгы һәм үтемлелеге, дәүләт органнарының бизнес-структуралар белән элемтәсенең хокукый формалары кебек мәсьәләләр буенча фикер алышу көтелә.

Пленар өлештән соң, секция утырышларында дискуссияләр дәвам итте. "Дәүләт хезмәтләрен тәкъдим итү: уңайлылык стандартлары, түләү, үтемлелек", "Дәүләт идарәсен оптимальләштерү, дәүләтнең базар субъектларының икътисади эшчәнлегенә тыкшынуын чикләү", "Административ реформаның хокукый аспекты", "РФ субъектлары социаль-икътисади үсешенең дәүләт идарәсе механизмнарын камилләштерү" кебек секцияләрдә административ реформа, дәүләт идарәсе мәсьәләләре җентекләбрәк тикшерелде.

Өченче санлы "Административ реформаның хокукый аспектлары" секциясен Россия Федерациясе Хөкүмәте каршындагы Закон чыгару һәм чагыштырма хокукый белем институты директоры Талия Хәбриева алып барды. Утырышның көн үзәгенә башкарма хакимият органнары функцияләрен тәртипкә китерү, вәкаләтләр чикләнешенең яңа этабы, закон чыгаруны камилләштерү юнәлешләре, административ регламентларның хокукый мәсьәләләре, җәмәгатьчелек хезмәтләрен күрсәтү процедурасы, "РФ дәүләт граждан хезмәте турындагы" Федераль законны тормышка ашыру, коррупция күренешләренә каршы торуда хокукый чаралар, дәүләт идарәсенең ачыклыгы һәм үтемлелеге, дәүләт органнарының бизнес-структуралар белән элемтәсенең хокукый формалары кебек мәсьәләләр куелды.

"Административ реформаның хокукый тәэминаты" темасына чыгыш ясап, Талия Хәбриева системалы якын килү булырга тиешлеген искәртеп, норматив актлар иерархиясе үтәлеше зарурлыгын ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, искергән актларны вакытында кире кагу, гамәлдән чыгару мөһим. "РФнең 69 субъекты административ реформа программасын кабул итте, Татарстан бу өлкәдә дә җитезлеген күрсәтеп, беренчеләр рәтендә тора", - ди Талия Хәбриева. Ул субъектлар вәкаләтләре тәэминатының хокукый көйләнеше мәсьәләсен кузгатты, башкарма хакимиятнең федераль органнары һәм РФ субъектларының башкарма хакимият органнары арасында вәкаләтләрнең закон нигезендә чикләнеше буенча дүрт этап турында сөйләде. Талия Хәбриева административ регламентларны эшләү тәртибе турында да сөйләде. Сүз уңаеннан, бүгенге көндә 126 регламент эшкәртүгә нокта куелган. Алар "Электрон Хөкүмәт" системасына керә.

ТР Президентының дәүләт-хокук идарәсе башлыгы Рәйсә Сәхиева "Вәкаләтләр чикләнешенең яңа этабы. РФ субъектларының дәүләт хакимияте органнары вәкаләтләрен тапшыруда закон нигезендә җайга салу проблемалары" темасына чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, башкарма хакимият органнары формалашуның яңа калыплашкан системасы барлыкка килгән. Система камилләшүдә федераль законнарның әһәмиятен ассызыклады Рәйсә Сәхиева.

Административ реформаның бурычларына килгәндә, алар түбәндәгеләр: дәүләт идарәсе функциясен билгеләү, дәүләт идарәсе функцияләре үтәлеше нәтиҗәлелеген бәяләү параметрларын сайлау, нәтиҗәләр буенча идарә системасын гамәлгә кертү, дәүләт идарәсе системасын идарәнең функциональ төренә күчерү, дәүләт һәм муниципаль идарә системаларын берләштерү, административ регламентлар системасын гамәлгә кертү, коррупциягә каршы көрәш һәм башкалар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International