Минтимер Шәймиев Республика ветераннары иҗтимагый оешмасына 20 ел тулу тантанасында катнашты

2007 елның 24 апреле, сишәмбе

24 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Республика ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасына 20 ел тулу тантанасында катнашты.

Иң элек, залда Россиянең беренче Президенты Борис Ельцинның безнең арада китүе уңаеннан бер минут тынлык урнашты.

Бәйрәмне ялкынлы чыгышы белән 1987 елдан Республика Советы һәм Президиумының Рәисе вазифасын башкарган Надежда Тимашова ачып җибәрде. "Безнең буын вәкилләре өчен горурлык хисе ташып тора. Татарстан үсеше өчен безнең тарафтан патриотлык, фаҗигаләр, намуслы хезмәт, иҗат та кертелгән", - ди ул.

Минтимер Шәймиев чыгышында залга җыелган кунаклар белән Борис Ельцин турындагы фикерләре белән уртаклашып, алга таба сүзен бүгенге вакыйга рухына таба борды. "Ветераннар хәрәкәте нинди генә чор булмасын актуальлеген югалтмаячак. Узган гасырның күп кенә сикәлтәләренә, камалышларына юлыгып, алар, бәлкем, шатлыкка караганда, кайгы-хәсрәтләрне күбрәк тә татыгандыр", - дип билгеләп узды Президент.

Республика ветераннары (пенсионерлары) иҗтимагый оешмасы 986 меңнән артык кешене берләштерә, шул исәптән, Советлар Союзы, Социалистик хезмәт, Россия Геройлары - 77, сугыш инвалидлары - 5884, сугышта катнашучылар - 12693, тыл хезмәткәрләре - 15219, 297275 хезмәт ветераны, сугыш инвалидлары һәм хәрби хәрәкәтләр ветераннары һәлак булган (дөнья куйган) 21167 гаилә әгъзасы һәм башкалар исәптә тора. Оешма составына республика ветераннары советы, 56 шәһәр һәм район ветераннар советы, 3310 беренчел һәм 18 тармак ветеран оешмалары (энергетиклар, укытучылар, тимер юлчылар, медицина хезмәткәрләре, элемтәчеләр, төзүчеләр, мәдәният һәм сәнгать хезмәткәрләре һәм башкалар) керә. 1987 елдан Республика Советы һәм президиумының рәисе - Надежда Тимашова.

Бәйрәмдә ветераннар хәрәкәте активистларына югары дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бәйрәмнәрен билгеләп узучы өлкәннәр концерт номерларын тамаша кылып, күңелләрен дә ачты.

Ветераннар һәм пенсионерларны тәбрикләргә Татарстан Президент Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары Равил Моратов, ТР Премьер-министры урынбасары - мәдәният министры Зилә Вәлиева, Татарстан иҗтимагый палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин, ТР профсоюзлары федерациясе рәисе Татьяна Водопьянова, ТР муниципаль берәмлекләре советы рәисе - Чирмешән муниципаль районы башлыгы Минсәгыйть Шакиров һәм башкалар килгән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International