Татарстанда белем алучы 300 меңгә якын студентның 2013 елда Казанның Универсиада хуҗабикәсенә әверелүенә йогынтысы көчле булырга мөмкин. 21 апрельдә Татарстан Республикасы Президенты Минтимер Шәймиев Казан Кремлендә, Халыкара студентлар спорт берлеге Президенты Джордж Киллиан белән очрашуда, республика студентларының зур байлык булуын ассызыклады.
Минтимер Шәймиев очрашуның башында күпмилләтле Татарстанда күптәннән инде дустанә мөнәсәбәтләр хакимлек итүен искәртеп узды. Ул шулай ук FISU әгъзаларына Казан белән якыннанрак танышу өчен мөмкинлек һәм вакыт тапканнарына рәхмәтен җиткереп: "Сезнең ярдәмегез аша Казан кыска вакыт эчендә дөньяда 1000 еллык юбилеен бәйрәм итү белән генә танылып калмыйча, 2011 елда Бөтендөнья универсиада уеннарына дәгъва кылырга мөмкинлек бирүче спорт амбицияләре белән дә абруй казанды", - диде. Аның фикеренчә, халыкара спорт проблемалары буенча семинарны Казанда үткәрү, FISU вәкилләренең Татарстан мәркәзе белән кызыксынуы һаман да югары булуын раслый. "Бу ышаныч, безгә күрсәтелгән хөрмәтне без бик кадерлибез. Күңел түрендәге олы хыялыбызның чынга ашуын түземсезлек белән көтәбез", - дип белдерде республика Президенты.
Бер сәгатьтән артык барган очрашуның нәтиҗәләрен журналистларга Минтимер Шәймиев һәм Джордж Киллиан җиткерде. "Студентчылык спорты проблемаларын көн үзәгенә куйган семинар үз эшен дәвам итә. Бүген без студент мохитендә спортны киңрәк җәелдерү проблемалары хакында фикер алыштык һәм бу хәрәкәттә Казанның тоткан урынын бәяләдек", - дип хәбәр итте республика башлыгы. Ул Казанның шактый тәвәккәл, кыю, үз-үзенә ышанычы көчле булган шәһәр-кандидат булуын билгеләп узып, аның Бөтендөнья студентлар уеннарын югары дәрәҗәдә үткәрүгә әзер булуына басым ясады. "Кеше факторы бу мәсьәләдә хәлиткеч роль уйный. Универсиада хуҗабикәсе исеменә лаек булу республика Президенты һәм җитәкчелеге теләге генә түгел, ә бәлки, барлык студентларның уртак омтылышы", - ди ул.
Джордж Киллиан хәбәр итүенчә, 2013 елда Бөтендөнья Җәйге Универсиаданы уздыру урыны буенча карар 2009 елның гыйнварында кабул ителә, дәгъва кылу кампаниясе 2008 елда старт ала. Әмма агымдагы елның август аенда FISU башкарма комитеты әгъзалары яңадан сайланачак икән, шуңа бәйле рәвештә Джордж Киллиан әйтеп узган вакытларның үзгәрүе дә ихтимал. "Казанның тагын да мәһабәт спорт объектларын сафка бастыруына барлык мөмкинлекләре бар. Бу юнәлештә Татарстан Президенты, Премьер-министры һәм Казан мэрының да энтузиазмы көчле", - ди ул.
Мәртәбәле кунак, 2011 елгы Универсиаданы җиңү буенча нәрсәнеңдер җиренә җиткереп башкарылмаганлыгына республика җитәкчелегенә үкенеч хисләре кичермәскә киңәш итте. "Көндәшләр белән көч сынашуда Казан бар нәрсәне дә дөрес эшләде. Кызганыч, хәтта Президентлар да кайвакыт морадларына ирешә алмый. Ләкин яхшы Президент, яхшы Премьер-министр һәм яхшы Мэр, каршылыкларга очрап, абынсалар да, тиз генә аякка басып, алга атлауларын дәвам итә", - дип дәртләндерде Джордж Киллиан Татарстан дилбегәсен иярләүчеләрне. "Җитәкчелек энтузиазмын югалтмыйча, киресенчә, аны арттыру теләге белән кыюрак хәрәкәт итә башлый икән, башка кешеләр тарафыннан да ярдәм тоя башлый", - дигән фикерләрен җиткерде ул. Халыкара студентлар спорты федерациясе президенты семинар үткәрүдә ярдәм күрсәткән Татарстанга рәхмәтен ирештерде. "Әлеге семинарны күңелләргә кереп калырлык итеп оештыру, 2013 елда җиңү яулау юнәлешендә энтузиазмыгызның ташып торуын дәлилли", - дип белдерде ул.
Казанны халыкара мәйданда дәрәҗәсен күтәрү өчен керткән өлешләре өчен Джордж Киллиан һәм FISU башкарма комитеты әгъзалары "Казанның 1000 еллыгы истәлегенә" медале белән бүләкләнде.
Очрашуда Татарстан Республикасы ягыннан ТР яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Марат Бариев, Казан шәһәр мэры Илсур Метшин, ТР Президентының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Дәүләт Советы депутаты - Татарстан югары уку йортлары советы рәисе - Казан дәүләт университеты ректоры Мәгъзүм Сәлахов, FISU ягыннан Халыкара студентлар спорты федерациясе генераль секретаре Рох Кампана, Студентлар спорты федерациясе (Италия) президенты Альберто Гуалтиери һәм Студентлар спорты федерациясе (Сербия, Белград) президенты Синиша Яснич катнашты.