Татарстан Президенты Россиянең иң танылган җитәкчеләре унлыгына керә

2007 елның 23 апреле, дүшәмбе

Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев март аенда Россия субъектлары җитәкчеләре исемлегендә үзәк гаммәви мәгълүмат чараларында хәбәрләр саны буенча 10нчы урын һәм үзәк ГМЧ хәбәрләренә нигезләнеп исәпләнгән уңай яктан телгә алыну индексы буенча 9нчы урын алган. Бу турыда "Regnum" мәгълүмат агентлыгы "Медиалогия" компаниясе белән берлектә әзерләгән рейтингтан билгеле булды.

2007 елның мартында Татарстан Президенты исеме үзәк ГМЧда 240 хәбәрдә аталган. Үзәк ГМЧ хәбәрләре буенча исәпләнгән уңай яктан мәгълүмати телгә алыну индексы 185,71не тәшкил иткән.

РФ субъектлары җитәкчеләре исемлегендә үзәк ГМЧда телгә алыну саны буенча беренче урынны - Мәскәү мэры Юрий Лужков (2113 хәбәр), икенче урынны Чечня Республикасы Президенты Рамзан Кадыйров (1620 хәбәр) алган, ә өченче урында - Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев (946 хәбәр). Уңай яктан телгә алыну индексы буенча беренче урында - Чечня Республикасы Президенты Рамзан Кадыйров (2610, 96), икенче урынны Мәскәү мэры Юрий Лужков алган (1123, 49), өченчедә - Кемерово өлкәсе губернаторы Аман Тулеев (851, 30). РФ төбәкләре башлыклары турында актив яза торган унбиш төбәк ГМЧына Regions.ruның тулы яңалыклар лентасы (бер айда 502 хәбәр), URA.ru (333), INFOLine (318), KNEWS (261), "ВОЛГАИНФОРМ" мәгълүмат агентлыгы (242), "Росбалт" мәгълүмат агентлыгы (235), "СЕВЕРИНФОРМ" мәгълүмат агентлыгы (179), "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы (154), Росбалт-север мәгълүмат агентлыгы (153), CitySpb.ru (145), ВСЛУХ.РУ (133), Российская газета (мәскәү чыгарылышы - 128), "ДВИНА-ИНФОРМ" мәгълүмат агентлыгы 126), Московская правда (121) һәм "Якутское - Саха" мәгълүмат агентлыгы (118) кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International